Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Электрон элемтә өзелмәячәк

Республикада бүген 125 төрдәге хезмәт электрон рәвештә башкарыла, быелның ахырына электрон хезмәтләр күрсәткечен 253 берәмлеккә җиткерү ниятләнелә.

             Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әнә шундый бурыч куйган. Россиядә 1 марттан үлем турында белешмә электрон сыйфатта бирелә башлый. Бу төр электрон хезмәт күрсәтү туу турында белешмә алу белән беррәттән кертелгән.

              Хөкүмәт йортында дәүләт һәм муниципаль органнарның халыктан электрон рәвештә кергән мөрәҗәгатьләр белән эшчәнлеге темасына брифинг булды.

            — Татарстанда хәзер 1 миллион 600 мең кеше цифрлы технологияләрне актив куллана. Узган ел дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша 29,1 миллиард сум түләүләр башкарылды,- диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

              Электрон хезмәтләр арта

Республикада бүген 125 төрдәге хезмәт электрон рәвештә башкарыла, быелның ахырына электрон хезмәтләр күрсәткечен 253 берәмлеккә җиткерү ниятләнелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әнә шундый бурыч куйган.

Россиядә 1 марттан үлем турында белешмә электрон сыйфатта бирелә башлый. Бу төр электрон хезмәт күрсәтү туу турында белешмә алу белән беррәттән кертелгән.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская өстәп әйткәнчә, моңа кадәр андый белешмә алу өчен документлар күтәреп, оешмаларга барырга туры килгән.
— Үлем турында электрон белешмә алу бәйрәм һәм ял көннәрендә уңайлы булачак,- ди Сәрия Сабурская.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев