Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Энгель Фәттахов кебек җитәкчеләрне югалту – җинаять!» – депутатларга ачык мөрәҗәгать

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, православие динендәге кешенең каберендәге тәрене кисү очрагына бәйле рәвештә, вазифасыннан китүен белдерде. Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова шул уңайдан район советы депутатларына мөрәҗәгать белән чыкты.

  • Былтыр көз Актанышта православие динендәге кешенең каберендәге тәрене кисү очрагы булды. Июнь башында бу хәл кабатлангач, район башлыгы отставкага китәчәген белдерде.

Хөрмәтле депутатлар!

Сезгә әдәбият белгече, Татарстан Республикасының Кукмара районында туып үсеп, Казанда яшәүче Миләүшә Хәбетдинова мөрәҗәгать итә.

Энгель Фәттаховның отставкасын расламавыгызны сорыйм. Катлаулы вазгыятьтә кыюлык һәм төпле фикердә булуыгызны күрсәтегез. Тарих спираль сыман үсештә. Җимергеч көчләргә өстен чыгарга ирек куймагыз. Сезнең районда барган вакыйгаларның провокация характерында булуында шик юк. Безнең көч – бердәмлектә!

Энгель Фәттахов Казанга киткәнче җитәкчелек иткән чорда мин Актанышта бер генә тапкыр булдым. Сезнең районның хуҗалык эшчәнлеге колачы һәм тормыш рәвеше сокландырды. Мин кешеләрне гамәлләренә карап хөкем итәргә күнеккән. Районга килгәч, мин мәгълүматны «плакатлы» кешеләрне тыңлап, чит кешеләрне алып бара торган урыннарны карап түгел, ә халык белән сөйләшүләрдән соң формалаштырам. Мин район кешеләренә сокланам. Алар бертуктаусыз хезмәт итү бәрабәренә Актанышны җимереклек эзләре, иң мөһиме – күз буяу гамәлләре булмаган тотрыклы төбәккә әверелдерде. Шуңа игътибар иттем, район башлыгы педагоглар киңәшмәсеннән качарга ашыкмады, ул эшне белеп, чын күңелдән чыгыш ясый торган кеше. Аны төзелеш, керем процентлары гына түгел, райондагы рухи атмосфера да кызыксындыра. Бу безнең идеяләрсез заманыбызда сирәк күренеш! Кеше белән күрешкәндә ул кешенең вазифаи дәрәҗәсен сайламый, гади укытучы яки министрлык вәкиле булсынмы – барысын да бер дәрәҗәдә күреп аралаша.

Икенче тапкыр мин Энгель Фәттахов белән ул министр булып эшләгәндә кабат очраштым. Мин аның белән бер тапкыр да шәхсән аралашмадым, әмма укытучы һәм ана кеше буларак, аның эшчәнлегенең масштабын һәм нәтиҗәлелеген бәяли алам. Мисал китерәм. Бүген ил IT-белгечләргә кытлык кичерә. Ә Энгель Фәттахов, шәһәр математика түгәрәге белән берлектә, үз вакытында бу өлкәдә кадрлар әзерләүне тәэмин итә алды. Министр тарафыннан башлап җибәрелгән калып бүгенге көнгә кадәр эшли. Ул «сәләтле бала – укытучы – тренер 

– студент – халыкара олимпиадалар тренеры. – галим (»Татарстанда тәрбияләнгән!!!»)» тәртибен булдыра алды һәм эшләтеп җибәрде. Мәскәү физика-техник институты (МФТИ), Санкт-Петербургтагы Милли тикшеренү институты (ИТМО), Икътисад югары мәктәбен күреп кайтсагыз, бу калыпның нәтиҗәлелегенә инанырсыгыз. Бу чылбырда барысы да Татарстан Республикасыннан чыккан кешеләр. Укучылар галим булды һәм бүген алар халыкара олимпиадаларда катнашучыларны өйрәтә. Энгель Нәвапович бу үзәкнең Иннополиста булуын теләде. Кызганычка, аның отставкасыннан соң бөтен эш тукталды, системалылык юкка чыкты. Әгәр республика лаеклы хезмәт хакы һәм перспективалар белән кызыксындырып, үзендә белем биреп чыгарылган белгечләрне кайтарса, бу гамәл Ватаныбызның чәчәк атуына ярдәм итәр иде. Кызганыч, бүгенге көндә озак елларга алдан карап эш итүче җитәкчеләр сирәк. «Варяглар» бер көн белән яши, чөнки кендеге безнең җиргә берекмәгән.

Энгель Нәваповичка математика олимпиадалары хәрәкәтенә керткән өлеше өчен баш иям. Безнең балалар киләчәккә ышаныч белән карый. Улымнан бервакыт ни өчен аның каникул вакытларында Мәскәүдән информатика/программалаштыру дәресләрен инглиз телендә укытырга дип Иннополиска кайтып йөрүен сорадым. Җавабы гаҗәпкә калдырды: «Без мәгариф министры белән очрашкан вакытта ул безнең өчен Иннополиска МФТИ һәм ИТМОдан иң яхшы мөгаллимнәрне чакырырга вәгъдә итте һәм чакырды да. Моның өчен җавап итеп, ул безне киләчәктә республиканың яшь гражданнарына үз белемнәребезне бирү өчен кире кайтырга чакырды». Энгель Наваповичка мондый патриотизм дәресе өчен рәхмәт!!! Кыска гына очрашу вакыты эчендә туган җиреңә бурычыңны кайтаруның ничек мөһим булуын аңлатып биргән өчен баш иям.

Энгель Фәттахов – үзенең вазифасын югалтудан курыкмыйча, үзенең исемен озак еллар пычрату куркынычы астына куеп, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклау эшенә алынудан курыкмаган бердәнбер кеше. Кызганыч, күпләр аның эш-гамәлләренең асыл, тирәндәге мәгънәсен аңламады. Энгель Нәвап улы ата-бабаларыбыздан калган җиребезнең үсешен кайгыртып яши. Үз мәдәниятеңне ярату һәм туган җиреңнең бишеге турында кайгырту – җинаять түгел. Бүгенге шартларда бу бик нык батырлык таләп итә. Энгель Фәттахов – хөрмәткә лаек кеше, исеме баш хәрефтән язылган җитәкче. Бүген ул безнең яклауга мохтаҗ!

Хөрмәтле депутатлар! Энгель Фәттаховның отставкасын расламавыгызны сорыйм. Деструктив көчләр башлап җибәргән мәгълүмати сугыш нәтиҗәсендә мондый җитәкчеләрне югалту – җинаять.

Энгель Нәвапович! Сезнең алдыгызда баш иям, сезнең замандаш булуым белән горурланам. Безнең дөнья терәгеннән купты. Сезнең туган җиргә хезмәт итү илебезнең киләчәгенә өмет һәм ышаныч уята. Ватан хакына башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!

Мәдәният хезмәткәрләренә карата булган игътибарларыгыз өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Актаныш районы мәдәният эшлеклесен чын күңелдән котларга вакыт табып, республиканың теләсә кайсы почмагына килергә әзер булган түрәне бүген сирәк очратасың.

Үз районыгызда мәктәп тәмамлаучылар турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Югары уку йорты педагогы буларак, сезнең яктан аларның үсешен контрольдә тотуның шаһиты булганым бар.

Тарихи спектакльләр куярга курыкмаган халык театры өчен рәхмәт... «Йолдызлык» концертларында кызыклы чыгышлар өчен рәхмәт.

Шулай итеп, беркайчан да шәхсән очрашып сөйләшмәсәк тә, Сезнең белән кул кысышмасак та, Сезнең турында шундый фикерләрем тупланды. Сез – эш кешесе. Мин сезнең карарны хөрмәт итәм. Бу эчке җаваплылыкның дәлиле. Сез – татар халкының иң яхшы сыйфатларын чагылдыручы. Бу яңа сынауны үткәреп җибәрергә Сезгә батырлык һәм көч телим.

Район башлыгы командасы үз җитәкчесенә лаек дип өметләнәсе килә. Хөрмәтле депутатлар!

Исегездә тотыгыз, бүген сез туган җирнең киләчәге өчен тавыш бирәсез!

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/engel-fattaxov-kebek-itakcelarne-yugaltu-inayat-deputatlarga-acyk-moraagat-5853624

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев