Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән Марат Галләмов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды

Районыбызның Әфганчылар оешмасы Әфган сугышында катнашканнарның исемнәрен мәңгеләштерә. Утлы сугышта катнашкан солдатларның данлы үткәнен онытырга ярамый.

                  Бүген интернациональ сугыш ветераннары Актаныш авылының Тынычлык урамындагы 21 йорт янында тантаналы чара оештырды. Шушы күпфатирлы йортта яшәгән Әфган сугышы ветераны Марат Галләмовның исеме язылган хәтер тактасын кую чарасы узды. Марат Тимур улы 1962 нче елда туа, 2010 елда 52 яшендә вафат була. 
               Хәтер тактасы куюда әфганчылар оешмасы ветераннары, район җитәкчелеге катнашып чыгыш ясады. Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары Марат Галләмовның тормыш юлы, дошманнарга каршы көрәше турында белде. Әфганчылар оешмасының райондагы лидеры Илсур Гатин мәктәп директоры Резеда Маликовага Хәтер китабын бүләк итте. Әлеге китапка Әфган сугышында катнашкан батыр солдатлар турындагы язмалар тупланган.

           Марат Тимур улының исемен мәңгеләштерүдә катнашкан һәркемгә туганнары олы рәхмәтләрен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев