Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышыннан: Монда шунысы аяныч- янгынны вакытында күрмәгәннәр

Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Комиссия эшендә кичә, 10 апрель көнне Татар Ямалысы авылында булган янгын сәбәпләре, райондагы авыл җирлеләрендә, оешма-предприятиеләрдә янгыннан саклануны көчәйтү мәсьәләләре тикшерелде.

 

                Район башлыгы Ленар Зарипов хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эш оештыру буенча барлык кагыйдәләрне искә төшерергә кирәклеген әйтте. Шулай ук авылларда су башняларын төзек хәлдә тоту мөһим. Халыкка янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләрен алып бару мөһим. Хәзерге вакытта кичәге янгын нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган райондашларыбызга ярдәм күрсәтү көн кадагында. 

              Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов безнең җирлектә  Актаныш районында бүген, 11 апрельдән янгын куркынычы зур булган чор итеп игълан ителүен белдерде. Татарстан Республикасында әлеге чорга 17 апрельдән генә керә. Күзәтүче органнарга көн саен район биләмәләрен тулысынча карап чыгу йөкләнде.Балалар, мәктәп укучыларының дәресләрдән соң нәрсә белән шөгыльләнүен игътибарга алырга, шырпы, ут белән уйнамау турында ныклап аңлатырга кушылды. Тагын бер йөкләмә- хуҗалыклардагы янгын сүндерү машиналарын һәрвакыт төзек тотарга, су белән тулы булуын тәэмин итәргә. 

               103 нче янгын сакчылыгы бүлегеннән Мияссәр Зарипов кичә Татар Ямалысы авылында булган янгын хакында шәрехләмә бирде.

15 сәгать 9 минутта лапас артындагы үлән януы турында беренче хәбәр керә. 5 минуттан соң инде лапас януы турында хәбәр итәләр. Озак та үтми 3 өйнең януы турында әйтеп шалтыраталар. Менә шулай бер-бер артлы кергән хәбәрләргә нигезләнеп янгын сүндерү машиналары объектка 35 минут эчендә барып җитә. Таләпләр буенча бер километр араны янгын сүндерү машинасы бер минутта үтәргә тиеш.

- Әле янгын турында тикшерү эшләре тәмамланмаган, инде интернет челәтәрендә сәбәпләрен язып чыктылар. Беренчедән, янгын сүндергәндә, су белән бернинди өзеклек булмады. Безнең машиналар килгәннән соң ут беркая читкә таралмады,  ярдәмгә күрше-тирә хуҗалыкларның янгын сүндерү машиналары килде.  Икенчедән ихатада үлән яндыру булмаган. Ә кемнеңдер саксыз гамәле аркасында коры үләнгә ут каба, бәлки тәмәке төпчеген, янган шырпы бөртегеме ташлаганардыр. Анысын тикшерү ачыклаячак. Монда шунысы аяныч- янгынны вакытында күрмәгәннәр. Ихаталар бер-берсенә бик якын урнашкан, шуңа да ут тиз үрләгән,- дип халыкта таралган фаразга дөреслек кертте Мияссәр Зарипов. 

      Утырыш барышында  районның баш урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиевка урманнарны янгынга каршы әзерлекне булдыру бурычы йөкләнде. 

         Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров кичәге янгында ике ашыгыч ярдәм бригадасы эшләвен әйтте, янгында кешеләр зыян күрмәгән.

           Авылда янгын вакытында газ һәм электр бирү вакытлыча туктатылган, 18.30 сәгатьтә инде янгын чыккан йортлардан кала барлык өйләргә кабат газ, ут бирелгән. Бу хакта оешма җитәкчеләре хәбәр итте.

              Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев янгын сүндерүдә "Чишмә", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларның,  нефтьчеләрнең янгын сүндерү машиналары катнашуын билгеләп үтте. Халык гадәттән тыш хәл килеп чыкканда бик тиз паникага бирелә, шуңа күрә Нәфис Әзһәм улы әлеге ситуацияләрдә кешеләргә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртү-өйрәтү тәкъдиме белән чыкты. 

Районда салам, бакча чүбе яндыру очраклары әледән әле очрап тора.  Күңелсез хәлләргә, район халкының гомерен, матди байлыгын куркыныч астына куеп мондый битарафлыкка бармасагыз иде, хөрмәтле райондашлар. Районның административ комиссиясе көн саен район җирлеген күздән кичерәчәк, ихатада, басуда ут, учак ягучыларга карата җәза катгый, янгын куркынычы зур булган вакытта штрафлар да бермә-бер арта. Физик затларга 10 000 нән 20 000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга   60 000 сумга кадәр, юридик затларга   800 000 сумга кадәр штраф билгеләнгән, шулай ук фаҗигага сәбәпче зат  җинаять җаваплылыгына да тартыла. Монысын да истә тотсагыз иде.

Янгын чыгу очрагына тап буласыз икән, кичекмәстән 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев