Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Гараж амнистиясе" турында федераль закон үз көченә керде

2021 нче елның 1 нче сентябрендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән «гараж амнистиясе» турындагы Федераль закон үз көченә керде.

Росреестр катнашында әзерләнгән әлеге закон гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерүне гадиләштерде.

Бу хакта тулырак сөйләшү максатыннан ТР буенча Росреестр идарәсенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фәнис кызы Шәяхмәтованы чакырдык.

- Гөлназ Фанисовна, "гараж амнистиясе турында Федераль законнын асылы нәрсәдә?

- Бүгенге көнгә кадәр гражданнар үз гаражларын рәсмиләштергәндә күп кенә кыенлыклар кичерә иде. Мәсәлән, гражданнарның милек хокукын теркәүдәге кыенлыклары- гаражлар төзү өчен җир кишәрлекләре бирү турындагы документларның булмавы, шулай ук мондый кооперативларга гомуми файдаланудагы җирләрне бирү механизмы эшләнмәгәве белән, ә безнең Актанышта гараж кооперативлары бөтенләй оештырылмавы белән бәйле. Шулай итеп, гражданнар үз проблемаларын хәл итү өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иделәр.

2021 нче елның 1 сентябреннэн үз коченэ кергэн «гараж амнистиясе» турында Федераль закон гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерүне купкэ гадилэштерде

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры мәгълүматларына караганда, Россиядә барлыгы 3,5 млн гараж исәпләнә. Бу, әлбәттә, үз белдеге белән төзелгән гаражларны исәпкә алмыйча. Аларның саны турында төгәл статистик мәгълүматлар юк.

Татарстанда, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында 50 меңгә якын гаражнын хужалары турында мэглумэт юк. «Гараж амнистиясе» турындагы Закон аларның хуҗаларына гадиләштерелгән тәртиптә тулы кыйммәтле милекче булырга ярдәм итәчәк. Ягъни, Татарстанда гараж амнистиясеннән 50 меңгә якын

гараж хуҗалары файдалана алачак. Безнең фикеребезчә, бу шактый зур сан. Э Актанышта буген техник инвентарьлэштеру оешмасы мэгълумэтлэренэ караганда 200 дэн артык гараж исэптэ тора.

- Барлык гаражлар да гараж амнистиясенэ керәчәкме?

«Гараж амнистиясе» тубэндэге оч шартка туры килгэн гаражларга кагыла:

1. Гараж РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче, ягъни 2004 елның 31 декабренә кадәр төзелгән булырга тиеш.

2. Гаражнын фундаменты һәм стеналары булырга тиеш, ягъни кутэреп башка жиргэ кучереп булмый торган гаражлар. Корылмалар бер катлы, торак биналардан читтэ булырга тиеш.

3. Гараж уз белдеге белэн тозелгэн корылма булырга тиеш тугел.

Реклама

Гараж гараж-төзелеш кооперативлары составына керә яки аерым торучы капиталь корылма була ала. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. «Гараж амнистиясе» астына күп катлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы җир асты гаражлары да эләкми.

Гаражны милеккә рәсмиләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Гаражны милеккә рәсмиләштерү өчен гражданнар җирле үзидарә органнарына (шул исәптән Купфункцияле узэк аша да), гаражга ия булу фактын раслый торган теләсә кайсы документны теркэп, шул гараж астында җир кишәрлеген бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешлэр.

Сез гаризага гаражга ия булу фактын раслый торган документны теркәргә кирәк дип әйттегез. Бу очракта нинди документ турында сүз бара?

Гражданнар анлап китсеннэр иде, гараж амнистиясе бернинди дэ документсыз хокук теркэуне куздэ тотмый. Законда гражданинның гаражга ия булуын раслаучы документлар исемлеге билгеләнгэн. Алар- гараж тозу очен жир биру турында карарлар, гараж кооперативында пай олешен түләү турында документ, гаражны биру турында карар, элек алынган техник инвентаризация документлары, шулай ук утка, коммуналь хезмэтлэр тулэу буенча

килешулэр, мирас турында документлар хэм башкалар булырга момкин.

- "Гараж амнистиясе" кысаларында гараж урнашкан җир участогын рәсмиләштереп буламы?

- Әйе, законда дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләренә гражданнарнын хокукларын рәсмиләштерүнең махсус механизмы каралган. Ул шушы җир кишәрлегендә урнашкан гаражга хокукны рәсмиләштерү белән бер үк вакытта башкарыла. Ин беренче гражданин гараж урнашкан жир кишэрлеге кадастр исэбендэ торамы юкмы шуны белергэ тиеш, эгэрдэ бу жир кадастр исэбендэ тормаса, жир кишэрлеген исэпкэ алу процедурасын уту кирэк..

Шулай ук гражданинга гаражнын бугенге кондэ кадастр исэбендэ тору тормавын ачыкларга кирэк. Кадастрда гараж турында мэгълумат юк икэн, кадастр инженерына техник план эшлэуне сорап морэжэгать итэргэ кирэк булачак.

Гараж амнистиясе кайчанга кадэр гамәлдә булачак.

- Гараж амнистиясе биш ел дәвамында, ягъни 2021 елның 1 сентябреннән 2026 елның 1 сентябренә кадәр вакытта милеккэ хокук теркэуне гадиләштеруне куздэ тота. Кыскача гына әйткәндә, гараж һәм аның астындагы җирне бердэм гариза бирү юлы белән рәсмиләштерү процедурасы каралган.

Гражданнарнын сораулары калган булса, алар кайда морэжэгать итэ алалар?

Росреестр идарэсенен Актаныш булекчэсе Ленин проспектынын 4 йортында, ягъни купфункцияле узэкнен икенче катында урнашакан. Шулай ук сораулар булса 3-20-10- телефоны аша безгэ сорауларыгызны бирэ аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X