Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Гариза тапшырырга соңламагыз!

1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.

Гариза тапшырырга соңламагыз!
Агымдагы елның 1 февралендә БДИ тапшырырга теләүчеләрне теркәү тәмамлана.


Гаризада БДИ тапшырырга ниятләгән фәннәрне күрсәтергә кирәк, шул ук вакытта аларның саны күпме булса да ярый.


Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны укыган урын буенча бирә.


Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар гаризаны Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан БДИ тапшыру өчен билгеләнгән теркәлү урыннарына бирергә тиеш.


Гариза укучылар һәм узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан шәхсән, аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) яки вәкаләтле затлар тарафыннан паспорт һәм доверенность нигезендә тапшырыла.


Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп укучылары гариза биргәндә психологик-медицина-педагогик комиссия рекомендацияләренең күчермәсен, ә инвалидлыклары булган укучылар белешмәнең оригиналын яки расланган күчермәсен күрсәтергә тиеш.


Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар гариза тапшырганда мәгариф турындагы документлар оригиналын яки аларның расланган күчермәсен бирергә тиеш.
1 февральдән соң БДИда катнашу өчен гаризалар Башкортстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча бары тик мөрәҗәгать итүченең документ белән расланган нигезле сәбәпләре булганда гына һәм имтихан башланырга ике атнадан да соңга калмыйча кабул ителәчәк.


БДИ буенча “кайнар линия” телефоны эшли: 8 (347) 218-03-81 һәм 8 (347) 218-03-28.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев