Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Гошер сәдакасыннан өлеш чыгардыңмы әле?

Ризыкка бәйле садакалар арасында барыбызга да билгеле гошер садакасы бар. Ул иң хәерле һәм бәрәкәтлесе булып санала. Гошер садакасы акчалата бирелми. Ул яшелчә, җиләк-җимеш белән тапшырыла.

Күпләр ислам динен өйрәнә, шәригать кушканча яшәргә омтыла. Бу Рамазан аенда ураза тоту, 5 вакыт намаз уку, хаҗга бару кебек гыйбадәтләрдә күренә. Коръән укырга өйрәнү, дини чараларда катнашу, Коръән ашы үткәрү, садака бирү кебек гамәлләр кешене дингә якынайта. Ел саен гошер садакасы бирергә гадәтләнү дә мөселманнарның малын бәрәкәтле итә.  
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Садака малны киметми”, – дип әйткән. Бер капчык уңышын садака итеп тапшырудан беркем дә ач калмаячак, Аллаһка шөкер, туклык заманында яшибез. 
Ислам динендәге һәр бәйрәм, һәр садака, һәр гыйбадәт кешеләр арасын якыйнайтыр, сөендерер өчен боерылган. Кардәшенә ярдәм иткән кешегә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итә. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә  су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше садака итеп бирелергә тиеш”, – дигән. Ягъни, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер садакасы итеп бирергә кирәк. Балның гошере егермедән бер өлеш нисбәтендә исәпләнә.
Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Күпләр мәчеткә тапшыра, алар үзләре мохтаҗларга тарата, калганы шәкертләрне ашату өчен тотыла. 
Садаканы мәчеттә дини гыйлем үзләштерүче шәкертләргә бирү хәерле. Туганнарга бирергә ярыймы, дип сорыйлар. Үзең карап тәрбияләргә бурычлы кешеләрләрдән: әти-әни, әби-бабай, балалардан кала, башка мохтаҗ туганнарга бирергә ярый. 
Мохтаҗ булмаган кешегә сәдака биреп, аны теләнчелеккә гадәтләндерү – мәкруһ.
Садака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:
Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-
аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.
Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу садака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит.
Гошерне уңышны алгач та тапшыру хәерле. Әмма туганыңның фатирында күпләп сакларга урыны юк икән, яз көне бирсәң дә ярый. Гошер садакасы туганлык җепләрен ныгыта. Барасың, хәлен белешәсең, аралашырга бер сәбәп була.
Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
– Гади халыкны гына түгел, инвесторларны да гошер садакасын бирергә күндерү зарур. Бу мәсьәлә аксый әлегә. Әйтик, басудан 5 миллион тоннадан артык уңыш җыелган икән, 500 мең тоннасы гошер булырга тиеш. Без шушы әйберләрне шул ук инвесторларга өйрәтергә, исләренә төшерергә тиеш. Алар әле гошер садакасын тулысынча чыгармый, – ди.  
Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә безгә: “Әй, бәндәләрем, Миңа шөкер итегез – арттырып кайтарырмын”, – дип мөрәҗәгать итә. ”Ибраһим” сүрәсенең 7 нче аятендә Ул: “Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, – дигән.
Димәк, бакчада үстереп алган әйбәт, ашарга һәм 
утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә кирәк.
Садаканы күп бирү гөнаһларның гафу ителүенә, бәла һәм афәтләрдән имин яшәүгә сәбәп була.

Филиза СӘЛАХОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев