Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Гражданнар оборонасы чараларыннан: Тренировкалар өйрәнү генә булып калсын (фото һәм видео)

Бүген иртәнге 6.00 сәгатьтән үк районыбызда гадәттән тыш хәлләр туган очракта район халкын эвакуацияләү, төрле ведомствоара хезмәтләр хәрәкәтен дөрес итеп оештыру буенча өйрәнүләр башланды.

                      Иртәнге 07.00 сәгатьтә район башкарма комитеты җитәкчесе, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе башлыгы Рөстәм Ильясов рәислегендә оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында гражданнар оборонасы буенча киңәшмә узды.

Илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә, районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, булган очракта уңай якка хәл итү буенча яңа бурычлар билгеләнде. 

              Көндез, 13.00 сәгатьтә Ленин һәм Тынычлык урамнары кисешкән адреста, үзәк стадион каршында районыбызның оператив оешмалары үзләренең техник куәтен күрсәтте.

Бер линиягә тезелгән машина-автомобильләр белән иадрә итүчеләргә гадәттән тыш хәл туа калганда нинди тәртиптә эшләргә тиешлекләре аңлатылды. 

Әлеге чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.

Ленар Рафак улы тормыш өчен хәл иткеч роль уйнаган хезмәт коллективларының әзерлеген уңай бәяләде.

                    Полиция хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр булганда райондагы тәртипне саклый һәм эвакуация вакытында яки җимерелү була-калса мародерлык хәрәкәтләренә юл куймас өчен көрәшә. МЧС хезмәткәрләре исә гадәттәнтыш вакыйгада гражданнарны коткару, ярдәм итү өчен җавап бирә. Шулай ук район үзәк хастаханәсе, газ хезмәте вәкилләре, энергетиклар, коммуналь хуҗалык, автотранспорт хуҗалыгы коллективлары оператив хезмәт башкаручылар буларак бүгенге чараларда яхшы әзерлек белән катнашты.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев