Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛАП:Хатын-кыз – матурлык алиһәсе

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бүген, язның иң беренче һәм көтеп алынган якты бәйрәме – гүзәл затларны данлаган Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда тантаналы чара оештырылды.

                                                Бар табигать уянып, язгы кояш чагу нурлары белән иркәләгән, күңелләргә бәйрәм рухы, үзгә бер яктылык өстәгән ел мизгеленә туры килгән бу көндә районыбыз үсеше өчен тырыш хезмәт салган, зур хөрмәткә ия булган, районыбызның җәмгыять тормышында актив катнашкан төрле яшьтәге гүзәл затларга хөрмәт күрсәтелде.
Тантана барышында аларны муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләде, гөлләмәләр тапшырды.
                                                Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе өчен, Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Рузилә Хаҗип кызы Имамова Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Татарстан Республикасында инфокоммуникацион технологияләр һәм элемтә үсешенә керткән  намуслы хезмәте өчен Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева – Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасы, Республиканың гражданлык хәле актларын теркәү органнарының кадрлар потенциалын үстерүгә, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм актив остазлык эшчәнлеге өчен, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәммәдиева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсенең Мактаулы остаз грамотасы, Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендә эшчәнлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты  гражданлык хәле актларын теркәү  булеге баш белгече Венера Феликс кызы Фазлыева – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү  Идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
                                                Эшсөяр гүзәл затлар бихисап бездә. Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен, Актаныш муниципаль районы Башлыгының  Мактау грамотасы белән Актаныш район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Илсөяр Наил кызы Гомәрова, «Әнәк агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ашлык сыйфатын анализлау лабораториясе мөдире Резеда Ринат кызы Нургалиева, Актаныш муниципаль район үзәкләштерелгән бухгалтериясе әйдәп баручы белгече Алсу Рәшит кызы Нәбиева, шулай ук районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен, Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән «Актаныш агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең диспетчеры Нурания Мансур кызы Хәбибуллина бүләкләнеп үттеләр.
                                                Бәйрәм тантанасы район башлыгы Ленар Рафак улының гүзәл затларыбызга күркәм бүләге, танылган якташыбыз, ТРның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиеваның концерт номерлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев