Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

25 форма-киңәшмәдән: Гыйнвар аендагы демография якты өмет уята

2022 елның гыйнвар аенда Актаныш районында 15 бала туган.

                       Актаныш авылында 6, Татар Суыксуында 2, Актанышбаш авылында 2, Киров, Такталачык, Иске Байсар, Чуракай, Әтәс авылларында 1-әр сабый якты дөньяга аваз салган. Туучылар саны, 2021 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 7 гә артык. 

                       Гыйнвар аендагы демография, узган ел белән чагыштырганда, якты өмет уята. Үлем- китем дә кимегән, 2021 елның гыйнварында 43 булса, быелның гыйнварында 35 кеше.
           Гаилә коручы парлар берәү, ә аерылышучылар 5-әү . Узган ел 3 гаилә таркалган. 
Вафат булучы 35 кешенең 5се эш яшендәгеләр- Актанышта 3, Татар Суыксуында 2, Чалманаратта 1 типсә тимер өзәр яшьтәге кешенең гомере вакытсыз өзелгән. 2 кеше асылынып үлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев