Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Гүзәл затларга - мәртәбәле бүләкләр!

Районыбызның мәдәният һәм сәнгать учагында гөрләгән тантаналы бәйрәм кичәсендә Актанышның бер төркем гүзәлләренә дәүләт, хакимият бүләкләре тапшырылды.

Алар сафында "Әнәк" агрофирмасының баш хисапчысы Фәтхиева Гөлфия Рәхимҗан кызы Татарстан Республикасы ”Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Шулай ук Актаныш үзәк хастаханәсенең Яңа Әлем фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Әхмәтгалиева Рәдинә Әнәс кызы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныф укытучысы Мусина Ания Хасип кызы, "Нур" ҖЧҖ җәмгыятенең баш икътисадчысы Шәрипова Наилә Нәвис кызы, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Муллаярова Сәрия Нургали кызы ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән хөрмәтләнделәр. Районыбызда үткән һәр чараны бизәгән "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Фәтхуллина Лилия Равил кызы ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, Шәйгәрданова Розалия Нургалим кызы ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәт хаты, "Нур" ҖЧҖ сыер савучысы Габдрәхимова Фаягөл Фаил кызы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, "Алга" ҖЧҖ учетчигы Хөсәенова Флүсә Рафаел кызы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең укытучысы Төхвәтуллина Айгөл Хәләф кызы, "Чишмә" ҖЧҖ сыер савучысы Хаҗиева Рәйлә Наил кызы, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Ибәтуллина Гөлнара Милс кызы Актаныш муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән, "7 нче балалар бакчасы" мөдире Харисова Альфира Максут кызы, Актаныш муниципаль районы Советы белгече Булатова Алия Фәвәсим кызы район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Алда да өр-яңа казанышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев