Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Һөнәр үрләренә менгәндә!

Бүген Актаныш районында зур вакыйга, моннан ярты гасыр элек нигез салынып, оешып, эшләп киткән технология техникумы, элеккечә әйтсәк, СПТУ-80, һөнәр училищесының юбилей тантанасы узды.

1975 елда Актанышка Бөгелмә районы Карабаш поселогындагы 12 нче авыл профессиональ-техник училище күчерелә. КПСС райкомында эшләүче Инсаф Әндәрҗәнов бер төркем Актанышның булдыклы җитәкче- яшьләрен кул астына туплап, әлеге һөнәри уку йортын оештыра, тигез урында барлыкка килгән училищеның тарихы шулай башлана.

50 ел дәвамында Актаныш, Мөслим, Минзәлә, күрше Башкортостан районнарыннан меңләгән яшүсмер биредә һөнәрле була, хәрби комиссариат юнәлеше буенча машина йөртергә өйрәнеп, таныклык ала. Училищеның данлы еллары Актанышның почетлы гражданы Баязит Мөхәммәтов җитәкләгән елларга туры килә. Баязит Шәймәрдан улының эксклюзив эш оештыру алымнары, сөйләме әле дә замандашлары хәтерендә.

Тантаналы юбилей чарасы нәкъ тә аның белән бәйле вакыйгаларны күрсәтүдән башланды, техникумның тарих укытучысы Рөстәм Мусин күренекле җитәкче образын янә җанландырды, тарих кабат яңарды. 

Бүген технология техникумы зур үзгәрешләр кичереп районыбызга авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерли. Казан авыл хуҗалыгы университеты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан иннвацион университеты, Казан Федераль университеты белән хезмәттәшлек итә. Студентларга югары уку йортының эчке экзаменнарын гына тапшырып, укуларын шунда дәвам итү мөмкинлеге тудырылды. Мәсәлән, әлеге форсаттан 5 студент файдаланып, аграр университетта укый.

Студентлар уйлап табу-рационализаторлык белән уңышлы шөгыльләнә. Бәйрәм башланыр алдыннан егетләр остазлары белән бергәләп ясаган ун төрле авыл хуҗалыгы мини машиналарын тәкъдим иттеләр. Үткәннән бүгенгегә кадәрге еллар күргәзмәлектә урын алган иде.

 

Тагын да иң мөһиме- техникум студентлары махсус хәрби операциядә катнашып,ил алдындагы бурычларын намус белән үтиләр, дәүләтебезнең югары бүләкләренә лаек булдылар. Кызганыч, алар арасында батырларча һәлак булганнар да шактый.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов техникумның авыл хуҗалыгы тармагына, шул исәптән башка юнәлешләргә дә кадрлар әзерләвен ассызыклады.

Якташыбыз, «ТАТЭНЕРГО» җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев ярдәме белән техникумда яңа белгечлек- электромонтерлар әзерләү базасы ачылды. Бу база студентларга яңа һөнәр алырга нык ярдәм итә. 

Хуҗалыкларга зур рәхмәт, алар стипендия түләп үзләренә авыл хуҗалыгы белгечләр әзерлиләр. 

Техникум балаларга белем генә түгел, ә патриотик тәрбия бирүдә зур эш алып бара, укучылар илебезне яратырга, аңа тугры булырга өйрәнә.  Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның күбесе шушы техникумны тәмамлаучылар, -дип Ленар Рафак улы уку йортының районыбызның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп узды.

Ленар Зарипов хезмәтләре белән хөрмәтле техникум уңганнарын хөрмәтләде.

Илнур Фәйрушин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Илфак Сәйфетдинов, Гөлназ Фәхразиева, Рузтлә Ибәтуллина, Алсу Гарифуллина, Ләйсән Шәмсетдинова Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Минзәлә, Сарман, Башкортостан Республикасы Краснокама районы вәкилләре һәм аграр уку йорты директорлары, Актаныш районы җитәкчеләре чыгыш ясады һәм техникумга, остазларга бүләкләр тапшырды.

Казандагы Актаныш районы якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов техникумның юбилеен чараларын оештыруда һәм уздыруда башлап йөри, бүгенге чыгышында ул тарихи мизгелләрне кабат яңартып, никадәр авырлыклар аша техникумның аякка басуын сөйләде, коллективка компьютер бүләк итте.

Техникумның 50 еллык бәйрәме уңаеннан «Һөнәр үрләренә менгәндә» дип аталган китап нәшер ителгән. Һәрбер сәхнәгә күтәрелүче кунакка әлеге басманы истәлеккә тапшырдылар. Ә китап авторы, лаеклы ялдагы укытучы Гөлнур Әмировага «Мактаулы хезмәткәр» исеме һәм статуэткасы бирелде.

Шулай ук әлеге мактаулы билгегә 42 ел хезмәт куйган Рәфит Әгъләмов һәм 44 ел ашханә мөдире булып эшләүче Гөләндәм Вилданова лаек булды.   

Техникум директоры Ландыш Шәмсунова уку йортын оештыручы, биредә намус белән эшләгән ветераннарга, укытучыларга, студентларга, аларның әти-әниләренә, һәм әлбәттә, бүгенге чараны оештыруда ярдәм иткән барлык җитәкчеләргә һәм райондашларыбыга, тантанада катнашучы кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Айнур Гыймадиев фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев