Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Җиңү Диктанты» проекты Актаныш районынының 7 мәктәбендә узачак

«Җиңү Диктанты» проекты районыбызның Киров, Пучы, Актанышның беренче һәм икенче санлы, Татар Суыксуы, Кәзкәйдәге кадет-интернат, Сәфәр мәктәпләрендә узачак.

             Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана. Катнашучылар 25 сорауга 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш.

 

                    Диктантны «Бердәм Россия» партиясе «Тарихи хәтер» проекты кысаларында оештыра. «Җиңү диктанты»н Татарстанның барлык районнарында язып булачак. Анда катнашу өчен диктантпобеды.рф (https://диктантпобеды.рф/) рәсми сайтында 14.00 сәгатькә кадәр теркәлү узарга кирәк. Тестны диктант язу мәйданчыкларында да (исемлеге рәсми сайтта бар), онлайн форматта да узарга була.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев