Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иң очсызлы җиләк- МӘКТӘПТӘ

Бүген бакчада җиләк-җимеш өлгереп килгән вакыт. Бигрәк тә виктория үстерүчеләр тырышып хезмәт куйганның әҗерен күрә. Социаль челтәрләрдә җиләк сатучылар берсеннән-берсе кызыктыргыч фотосурәтләр урнаштыра, бу игъланнарны күреп тизрәк берәр чиләк җиләк сатып аласы килә. Бәяләр- базарныкы, артык та түхгел, ким дә түгел 5 литрлы бер чиләк викториянең бәясе 1500 сумга кадәр җитә. Иң очсызлы җиләк, беләсезме кайда? МӘКТӘПТӘ!

                Актанышның беренче санлы мәктәбе җиләк үстерүдә элек-электән лидер. Соңгы елларда бәрәңге бакчасын җиләклеккә әйләндерүчеләр күбәйсә дә  бу мәктәп һаман да җиләк үстерүдән, аны сатудан туктамады. Киресенчә, җиләклек мәйданын арттырып яз көне 15 сотый җиргә яңа виктория үсентеләрен утыртканнар.

             Бер килограмм җиләк бәясе- 250 сум. Әлбәттә, яңгырлы көннәрдә күпләп җыеп булмый. Кайбер чакта җиләк пешкәнен көтәргә туры килә, андый мәлләрдә практик узучы балалар рәт араларындагы чүпне утый. 


-    Бакча җиләгенең бәясе башка сәүдәгәрләрнекенә караганда бездә күпкә арзан. Сораучылар бик күп. Җиләк алырга язылган 70 кеше чиратта тора. Беркемне дә үпкәләтмәс өчен чират буенча сатабыз. Алдан ук чиләкләрен китереп куючылар да бар,- ди бу көннәрдә 8нче сыйныф укучыларына практика эшләтүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Ленара Галиева. 


           Мәктәп яны тәҗрибә участогына практика узу төшенчәсен районда һәркем аңлыйдыр. Җәйге каникул вакытында мәктәп бакчасында эшләү-  чүп утау, су сибү, җиләк-җимеш җыю һәм башка эшләрне башкаруны шулай дип атап йөртәбез. 


-    Укучылар тырышып эшли. Күрәсездер, бакчада бер чүп тә юк. Биредәге эшне эш дип атап та булмый. Балалар көне буе телефонда утырганчы, бакчада иптәшләре белән аралаша, хезмәт тәрбиясе ала, үсемлекләрнең үсешен күзәтә.

            Виктория җиләген 23 июньдә җыя башладык, көн саен 20-25 килограмм җиләк җыябыз, - дип бакча эшчәнлеге белән таныштырды Актанышның беренче мәктәбе бакчачысы Рузилә Хәсәнова. 


             Укучыларның мәктәп яны тәҗрибә участогындагы хезмәте 1 июньнән август ахырына кадәр дәвам итә. Практиканың озынлыгы һәм көнлек эш сәгате балаларның яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнә.

Реклама

8 нче сыйныфлар 12 көн эшли. 8.00- 9.30 сәгатьләрдә бакча белән мәшгуль булсалар, соңыннан ярты сәгать ял бирелә. 11.30 сәгатьтән балалар ирекле. 


             Җиләктән соң эре сортлы карлыган һәм кура җиләге җыя башлаячаклар.

Тиздән алары да сатуга чыгарылачак.


Раил Харисов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев