Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа Әлем, Такталачык, Пучы, Кәзкәй, Киров авыл җирлекләренең башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре район башлыгы бүләкләренә лаек булды

Инвалидлар декадасы башлануын игълан итеп бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә утырыш узды. Киңәшмәдә район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башлангыч инвалидлар оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Намуслы хезмәтләре белән халык арасында абруй казанулары, милли традицияләрне саклаулары, җирлек, район, республикакүләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашулары, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм оештыруда башлап йөргәннәре өчен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Яңа Әлем авыл җирлегенең башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасикованы

, Такталачык авыл җирлеге инвалидлар оешмасы җитәкчесе Шамил Таҗиевны , Пучы авыл җирлегенең башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәндүс Басыйровны район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләде.

Ленар Рафак улы җирлектә яшәгән инвалидларның ихтыяҗларын кайгырту юнәлешендә даими эшләүләре, бүгенге көндә актив яшәү рәвеше алып барулары һәм 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан Кәзкәй авыл җирлеге инвалидлар оешмасы җитәкчесе Венира Әхмәтнәбиевага , Киров авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлнур Әүхәдиевага  үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.  

Хөрмәтләү инвалидлар декадасына старт бирү утырышы кысаларында узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев