Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа Кормаш почта бүлеге җитәкчесе: Газета-журналларга яздыру планын да үтим, товар да сатам (фотолар)

Газета-журналларга яздыру чоры почта бүлекчәләрендә җаваплы да, четерекле дә вакыт.

Интернет, социаль челтәрләрдән яңалыклардан хәбәрдар булган халыкны вакытлы матбугатка яздыру җиңелләрдән түгел. Ә менә Яңа Кормаш бүлекчәсе җитәкчесе Фәнүсә Шакирова моның бер авырлыгын да күрми. Җитәкчелек тарафыннан куелган планны ул һәрвакыт үти. Авыл халкын республика матбугатына да, район газетасына да уңышлы яздырып килә. Алдынгы хезмәткәрнең эшчәнлеге белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты. 

- Яңа Кормашта 2007 елдан бирле эшлим. Авыл халкы үземне хөрмәт итә дип саныйм. Шулай булмаса планны үтәп булмас иде. Кайбер өлкәннәр синең планыңны үтәр өчен булса да газетага язылам, ди. Дүртәр мең сумлык газета-журналларга язылучым бар. Кыйммәтрәк дисәләр дә "Актаныш таңнары" газетасын бер алдырган кеше киләсе яртыеллыкка язылмый калмый. "Ирек мәйданы", "Безнең гәҗит", "Акчарлак"ка теләп язылалар. "Себерке"не яратып укыйлар,- дип авыл халкының элек-электән милләтебез басмаларына зур игътибар бирүе турында сөйли Фәнүсә Дәтҗан кызы. 

Авылда 130 хуҗалык исәпләнә. Һәр йортка нинди дә булса матбугат чарасы килми калмый. Авылның һәр кешесе белән якыннан таныш хат ташучы аның яраткан шөгыленә бәйләп, яисә баласы, оныгына тәгаенләп иң кирәкле, иң кызыклы басмаларны тәкъдим итә белә.

Тамчыдан күл җыела дигәндәй, подписка әнә шулай җай гына арта тора. Почта хезмәтендә 23 еллык эш тәҗрибәсенә ия Фәнүсә ханым яшьли сайлаган һөнәреннән тәм таба. Казан элемтә училищесын, аннан техникумны тәмамлаган ул. Актаныш районы элемтә үзәгенә эшкә кайткач, башта авылларга йөреп оператор вазыйфасын башкара, аннан директор урынбасары, инструктор булып эшли. Яңа Кормашка килен булып төшкәч, авыл почтасында хезмәтен дәвам итә.

Хәзер ул берүзе барлык эшне берүзе җиңеп килә- мөдирлек белән бергә газета-журналларны авыл халкына тарата, төрле түләүләр кабул итә. Фәнүсә Шакированың халык белән уртак тел табып эшләвен Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина да мактап телгә алды.

-Авылда күпчелек өлкәннәр яши. Алар шушында килеп үзләренең моң-зарларын әйтә ала. Фәнүсә һәркемнең фикерен тыңлый, якын итеп аралаша. Шуңа күрә аны бик яраталар. Вакытында салымнар җыю, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр почта бүлекчәсендә башкарылгач, халыкка бик уңайлы, -ди  Гүзәлия Гыйлемгали кызы. 

Дәвамы бар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев