Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Янгын сүндерүчеләр нефть саклана торган резервуарны коткарды

Бүген, 19 сентябрьдә 103 нче янгын сагы хезмәтенә район территориясендә “ГранаТ-Стан Групп.” компанияләр төркеме составындагы МНКТ компаниясендә янгын чыгу хәбәре керә.

           Кинәт 2000 куб нефть саклана торган ДНС-1 резервуары яна башлый. Әлбәттә, янгын чынлыкта булмады,  ә куркынычсызлык буенча тактик өйрәнү максатыннан оештырылды. Чөнки МНКТ – куркынычлылык дәрәҗәсе 1 класслы булган сәнәгать объекты.

      103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов объектта янгын сүндерелгәннән соң коллективның фаҗигане булдырмый калуда зур оешканлык күрсәтүен әйтте.

                     Район янгын сүндерүчеләре 2 махсус машина белән санаулы минут эчендә фаҗига урынына килеп җитте. Янгын сүндерүчеләр тиз һәм дөрес карар кабул итеп, сәнәгать объектына ике линия сузды- берсе резервуарны сүндерү, икенчесе резервуарны суыту өчен. Коткаручыларга куелган таләп үтәлде: персонал исән-сау, резервуар да артык зыян күрмәде.

           

  Әзерләү буенча мастер Илшат Галимҗанов:

 

-Бүгенге өйрәнүдә безнең персоналның каушап калмавы, вакытында реакция бирүе тикшерелде. Оператор янгынны күрүгә диспетчерга хәбәр итте, диспетчер үз чиратында объекттагы барлык персоналны кисәтте, авария барлыгын белдереп тавыш сигнализациясен кушты. Безнең хәбәр буенча, 103нче янгын сагы хезмәткәрләре килде, аларны олы юл буеннан ук каршы алдык, янгын сүндерүчеләргә ситуация дөрес итеп аңлатылды.

 

 

 

            “ГранаТ-Стан Групп.” компанияләр төркеме составындагы МНКТ компаниясендә суыртылган җир мае су һәм газдан аерып алына. Көн саен шул рәвешле 400 тонна нефть эшкәртелә. Бу мөһим вазыйфаны башкаручыларның барысы да янгын турындагы тревоганы ишетүгә противогазларны киеп эвакуацияләнделәр.  

 

-Нефтьчеләрнең янгын куркынычсызлыгы буенча хәрәкәтләре барлык кагыйдәләргә туры килде. Җәй көне дә компаниядә шушындый ук өйрәнү булган иде. Бу өйрәнү вакытында имитация рәвешендә җиргә нефть акты, бер кешегә зыян килде. Аны эвакуацияләү оештырылды. Оешманың штаттан тыш коткаручысы булдырылу да бик яхшы,- дип бәяләде Илназ Илдус улы.

 

              Мондый планлы тактик өйрәнүләр планлы төстә районыбызның төрле оешмаларында, төнге куну урыннары булган картлар һәм инвалидлар йорты, кадет-интернат мәктәбе, гимназия, техникумда уздырыла. Илдә фаҗигале хәл килеп чыккан очракта исә планнан тыш өйрәнүләр дә була.

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА. Раил ХАРИСОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев