Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Янгын хәбәриткечегез төзекме- Бу атнада ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләрнең йортларына рейд үткәрелә

Кышкы чор янгын куркынычы аеруча зур булган вакыт. Бүген райондагы 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыклары белән бергә ялгыз гомер кичерүче өлкәннәрнең өйләренә рейдка чыкты.

               Районыбызда менә берничә ел инде ялгызларның йортларына янгын хәбәриткечләр урнаштыру системалы рәвештә дәвам итә.    

        Яңа Әлем авыл җирлегендә ялгыз әби-бабайлар шактый.  Аларның күпчелегендә бу мөһим җайланмалар куелган. Әмма хәбәриткечләрнең төзеклеген тикшерү, батарейкалары утырса тизрәк алыштыру кирәклеген олы яшьтәгеләр бик аңлап та бетерми.

Бүгенге рейдта авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов һәм 103 янгын сагы сүндерүчесе Радик Галиев берничә әби-бабайның йортларындагы хәбәриткечләрне тикшерде.  

              1940 елгы Вәсилә Фәрдиеваның йортында янгын хәбәриткече икәү. Берсе кухня, газ казаннары урнашкан верандада, икенчесе- өйнең алгы өлешендә. 

- Яшереп булмый инде, беркөнне газ плитәсенә бәрәңге пешерергә куеп өйгә кереп киткән идем. Берзаман колакларны авырттырып нәрсәдер кычкырганын ишеттем. Йөгереп чыксам, бәрәңгем көеп ята, суы аз булган. Бик әйбәт әйбер икән бу. Бу хәбәриткеч шулай итеп мине саклап калды,- ди ялгыз яшәүче Вәсилә апа.

           Өенә килеп хәл белүчеләрне күргәч, Вәсилә апа үзен борчыган сорауларын да җиткерде. Авылның иң очында урнашкан өйләргә кичке якта электр утының яктылыгы җитми икән, лампочкалар бер янып-бер сүнеп интектерә. 

             

 1938 нче елгы Риф Нуриәхмәтов та янгын хәбәриткечләр нәкъ менә үзе кебек олы яшьтәге ялгызларга бик кирәкле җиһаз дип саный.

- Авыл Советы алып кайтып бирә дигәч, заказ бирергә уйласам да җитешә алмадым. Шуннан Минзәләдәге улым икене алып кайтып куйган иде. Берсе кычкырып-кычкырып алгач, ачып карадык, батареясы утырган булып чыкты,-  ди Риф абый,-  Безнең кеебекләргә янгыннан сакланырга бик яхшы әйбер бу, йоклап китәрсең, сизми калырсың... Ә бу хәбәриткеч нең тавышы бик көчле. 

           Марат Мирзаһидан улы Риф Нуриәхмәтовның гозерен тыңлап, уңай хәл итәчәген әйтте, авыл башлыгы үзе килеп хәбәриткечнең батареясын яңартачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев