Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана кунакларын лалә чәчәкләре белән каршыладылар

Бүген районыбызда зур бәйрәм- Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән, гаилә учагында берсеннән-берсе тәрбияле балалар үстергән гүзәл затларыбызны хөрмәтләп тантаналы чара уза.

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмгә килүчеләрне мәдәният сараеның фойесында ук чәчәкле язның иң нәфис символлары- ал төстәге лалә гөлләре белән каршыладылар.

Елмаюлы, кайгыртучан, хөрмәтле карашлар, изге теләкләр белән өретеп бүләк ителгән чәчәкләрне кулларына алган хатын-кызларыбызның үзеннән-үзе йөзләре балкып, күңелләре күтәрелеп китте.

Төрле тармакларда фидакарь хезмәт куючы нәфис затларыбыз бер-берсе белән күңелле сөйләшә-сөйләшә бәйрәм фотозонасына уздылар, коллектив белән, дуслары, хезмәттәшләре белән дә матур итеп истәлеккә фотосурәткә төштеләр.

Бәйрәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең халыклар дуслыгын чагылдырган бик матур хореографик композиция белән башланып китте. Районыбызның нәфис сүз осталары, артистлар Айнур Гыйльманов, Хәят Мәрдәнова, Альбина һәм Нур Хөсәеновларның дөньяны яшәтүче, яшәртүче хатын-кызлар- әниләрне олылый, аңарга дан җан җырлый торган сүз-теләкләрен җиткерде.

- Сезнең тормышыгыз яктылык һәм яхшылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде,- диделәр алып баручылар беравыздан.

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев