Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

  "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсында Татарстанны тәкъдим иткән Сабитовларның җиңүгә мөмкинлеге зур (+фотолар)

            Бүген, 8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Идел Федераль округында яшәүче күпбалалы гаиләләре арасында "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсы үткәрелә. Быел Чуваш Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә оештырылган конкурста Татарстан Республикасын районыбызның Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе тәкъдим итә. 

              "Идел буеның уңышлы гаиләсе" конкурсында Идел Федераль округыннан 14 өч яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар үстергән, опекунлыкка балалар алган гаиләләр (аларда 150 дән артык катнашучы)  катнаша. 

               Сабитовлар гаиләсен әлеге бәйгегә әзерләп алып баручы район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева телефон аша хәбәрләшкәндә якташларыбызның җиңүгә мөмкинлекләренең зур булуын әйтте. Венера һәм Алмас Сабитовлар тәрбиягә алып үстергән 9 балалары белән конкурсның 4 этабын уңышлы узганнар. Якташларыбыз "Гаилә презентациясе", "Ирекле темадагы иҗади номер", "Мәдәни танып- белү конкурсы", "Сезнең төбәк турында хикәя" этаплары буенча бик матур, эчтәлекле итеп чыгыш ясаганнар. Финал бүген кичен булачак, җиңүчеләрне дә шунда игълан итәчәкләр.

             Сабитовлар гаиләсенә уңышлар теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев