Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ил халкы VPN-сервислардан баш тарта башлаган

Ни өчен?

Мәгълүмат хәвефсезлеге өлкәсе белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән: VPN-сервис урнаштырган русиялеләрнең биштән бере аларны кулланудан баш тарткан. Бу хакта “Газета.Ru” электрон басмасында хәбәр ителә.

Ни өчен русиялеләр VPN-сервислардан баш тарта? Сәбәпләре төрле: мондый сервисларга блокировка ясыйлар, кайсыбер кушымталар өзеклекләр белән эшли һәм башкалар. Моннан тыш, җавап бирүчеләр шәхси мәгълүматның төрле кулларга эләгүенә зарланган. Июнь аенда болай дип җавап бирүчеләр 7 процент булса, июль-августта 16 процентка җиткән.

Мошенниклык кылучы киберҗинаятьчеләр тәүдә сезнең хактагы мәгълүматны җыя, аннары аны даркнетка тапшыра. Анда мәгълүматларны сатып алалар һәм саталар.

Мондый капканга эләкмәс өчен саннар белән эш итә белергә кирәк, ди эксперт Сергей Терешин. Ул мондый киңәшләр бирә:

Беренчедән, шикле VPN-сервислар белән кулланмаска кирәк;

икенчедән, төрле парольләр куллану мөһим. Алар 8 билгедән торырга тиеш һәм парольне даими үзгәртеп торырга кирәк: иң яхшысы – 3 айга бер тапкыр;

өченчедән, шәхси һәм коммерция мәгълүматларын тапшыру өчен җәмәгать урыннарында Wi-Fi нокталарына ачыктан-ачык тоташмау хәерле;

дүртенчедән, барлык банк сервисларында, “Госуслуги”да һәм башка сервисларда ике факторлы авторизацияне (СМС аша расланган пароль белән керү) кабызырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев