Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ИЛЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ: Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев туган ягы Актанышны үзенең батыр хезмәт юлы белән бөтен дөньяга танытты

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Хезмәт Герое алтын медале 2017 елның 28 апрелендә тапшырылды.  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2013 елның 29 мартыннан чыккан «Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен билгеләү турында» Указында, шәхескә РФ Хезмәт Герое исеме бирелгән очракта, аның туган ягында бюст урнаштырыла диелгән. 2020 елның 26 августында Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды.

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.


Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2013 елның 29 мартыннан чыккан «Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен билгеләү турында» Указы нигезендә, шәхескә РФ Хезмәт Герое исеме бирелгән очракта, аның туган ягында бюст урнаштырыла. Минтимер Шәймиевкә Хезмәт Герое алтын медале 2017 елның 28 апрелендә тапшырылды. 
Рөстәм Миңнеханов: «Без Минтимер Шәрипович мисалында тәрбияләндек»
Тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты.

«Бүген күренекле якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты, „Ватан алдындагы казанышлар өчен“ ордены Тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бюст ачыла. Республика өчен бу истәлекле көн», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу вакыйганың ТАССРның 100 еллыгына багышлануын да искәртте.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды. «Татарстан халкы моны югары бәяли. Минтимер Шәймиев проектларны тормышка уңышлы ашырды», — диде.

Президент Минтимер Шәймиевнең Татарстан тарихына күп битләр язганын искәртте. «Аны максатчанлыгы, республикага эчкерсез мәхәббәте аерып тора. Нәкъ менә беренче Президент республика икътисады үсешенең мөһим нокталарын билгеләде, алдагы үсешкә ныклы җирлек салынды. Иң мөһиме — Татарстан беркайчан бер урында тормады һәм алга хәрәкәт итте», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең газификация, тузган торакны бетерү, социаль ипотека кебек проектларның башлангычында торганын һәм республиканың илдә бу эшләр белән беренче барганын ассызыклады. Болгар һәм Зөяне торгызу эшләре илдә генә түгел, чит илләрдә дә теләктәшлек тапканын әйтте. Бүген Дәүләт Киңәшчесенең полилингваль белем бирү челтәрен булдыру юнәлешендә эшләгәнен искәртте.

«Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — үсеп килүче татарстанлылар өчен ачык үрнәк. Аның актив эшчәнлеге ЮНЕСКО тарафыннан да абруйлы дип танылган. Барлык татарстанлылар һәм үз исемемнән рәхмәтемне белдерәм. Минтимер Шәрипович — укытучыбыз, остазыбыз. Без аның мисалында тәрбияләндек. Без сезнең алда баш иябез», — дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Игорь Паньшин: «Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк»
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин: «Шушы тантаналы чарада зур хөрмәт һәм дулкынлану белән катнашам. Минтимер Шәриповичның тормыш юлы илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк булып торды. Ул бүген дә күренекле сәяси лидер, илдә зур сәяси аренада аның тавышы гел ишетелә», — диде.

Ул Шәймиевнең эше нәтиҗәсендә Татарстан территориясендә милләтара һәм конфессияара татулык сакланганын искәртте. «Бу барлык республикалар өчен уңай мисал булды. Татарстанның беренче Президентының кыю сүзе нәтиҗәсендә, бүген бөек Россиядә яшибез. Беренче Президентның „Россия һәм Татарстан — бердәм һәм аерылгысыз“ дигән сүзләре белән башка республикалар да илебезнең эзлекле үсеше өчен берләште», — диде ул.

Игорь Паньшин Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз!» сүзе бөтен Россия гыйбарәсенә әверелгәнен искәртте. Болгар һәм Зөядә башкарылган эшләрне телгә алды. Зур делегациягә Минтимер Шәймиевнең Болгарда дүрт сәгать экскурсия уздырганын искә төшерде. 

«Шушы яшьтә шулай актив хәрәкәт итүенә сокландым. Рәхмәт сүзләре белән искә алам, экскурсиядән соң Татарстанның борынгы тарихына бөтен башкача карый башладым», — диде ул.  

Федераль кунак Шәймиевнең сизгерлеге, тоемлый белүе, бурычларны башкарып чыгу осталыгы белән башка җитәкчеләрне дә тәрбияләгәнен искәртте. «Татарстаннан бары тик үрнәк кенә алырга кирәк. Татарстанда яшәүчеләр — бик бәхетле кешеләр», — дип тәмамлады Игорь Паньшин.

Минтимер Шәймиев: «Бу кадәр мактау сүзе ишетүгә караганда, эшләү җиңелрәк кебек»
«Бу кадәр мактау сүзе ишетүгә караганда, эшләү җиңелрәк кебек», - диде Минтимер Шәймиев.

«Бүгенге вакыйга — гомуми хезмәт, — дип Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путинга, илнең башка җитәкчеләренә хезмәтенә югары бәя бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. — Без шундый дәрәҗәгә җиткәнбез икән, бу гомуми горурлык».


«Көне дә килгән, елы да килгән, юбилей елы, уңышлы ел, мондый уңышның әле булганы юк иде. Хәерлегә, озакка булсын! Моны әйтеп кенә бетерә торган түгел. Бөтен республикабызның күп милләтле халкына чын күңелемнән рәхмәтемне ирештерәм. Әти-әнинең туган йортына карап торып, барлык нәселебездән бик зур рәхмәт!» — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Ул шагыйрь Нур Баян исеме дә мәңгеләштерелеп, аңа шушы урамда һәйкәл торганын искәртте. «Проектны ясаганда да шулай сөйләштек: аның белән беррәттән янәшә тору минем өчен бик куанычлы», — диде. Минтимер Шәймиев бюст авторларына мөрәҗәгать итеп: «Моны башкарып чыккан шәхесләргә бик зур рәхмәт», — диде.

Хезмәт Герое хатирәләргә дә урын бирде. «Илшат Шәеховичка (Фәрдиев — Т.И. искәрмәсе) да рәхмәт. Ул безнең төпчек бала. Югары очтан елый-елый безнең йортка төшә иде. Әткәй мәрхүм, эше күп булса да, тарантасыннан төшеп кочаклап, аны күтәреп ала иде», — диде. Укытучы Хәдичә апаларының мәктәптә берүзе дүрт классны берьюлы алып барып, бөтенесенә өлгергәнен дә искә алды. «Аннары урта мәктәпкә укырга кердек. Безнең укытучылар булганның да булганы иде», — диде Минтимер Шәрипович.

«Бабайда кунакта» паркында — Минтимер Шәймиевнең балачагы
Бюст каршындагы мәйданда театральләштерелгән пролог сәхнәләштерелде, бәйрәм концерты үтте.

Аннары кунаклар «Бабайда кунакта» ял паркы ачылышында катнашты, аны әйләнеп узды. Ул Пучы һәм Әнәк авыллары арасында төзелгән. Биредә Минтимер Шәймиевнең тормышындагы вакыйгаларны, балачак, үсмер чагы турында хатирәләрне үз эченә алган стендлар белән тугыз мәйданчык ясалган.


Парк капкасыннан керүгә гармунчы-баянчы балалар каршы алды. Бу үзенә күрә Шәймиевнең гармунга хирыслыгын күрсәтүче ишарә иде. Маршрут буенча кунакларны кечкенә Минтимерне уйнаган Миңкәй исемле малай озата йөрде. Миңкәйне «ШАЯН ТВ» каналының төп алып баручысы Шаян — Эльдар Гыйниятов уйнады.

Театраль экскурсия Минтимер Шәймиевнең балачак шөгыльләренә багышланган иде. Алдагы ноктада өч малайның «Шәпи» уены күренеше иде. Миңкәй дә аларга кушылып, алар Минтимер Шәймиевкә балачакта яратып уйнаган уеннарының берсен исенә төшерде. Шахмат мәйданчыгында Дәүләт Киңәшчесе ат белән йөреш ясады. «Дәүләт Киңәшчесе киңәш биргәч, бу партия тарихи булыр инде», — диде Миңкәй.

Алга таба Миңкәй Минтимер Шәймиевкә аның батарейсыз эшли торган радио җыйганын искәртеп: «Ничек итсәк иттек, үзебез дә радио җыеп куйдык», — диде. Шулвакыт радиодан диктор тавышы. «1966 елның 16 ноябрендә СССРның Югары Советы Президиумы карары белән Минзәләдәге „Сельхозтехника“ төбәкара берләшмәсе җитәкчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев хезмәтендәге казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнде», — дип игълан ителде. Биредә Дәүләт Киңәшчесенә Ленин ордены бирелү турында язылган газетаның төп нөсхәсе тапшырылды. 


Биш стендта Минтимер Шәймиев балачагы турында татар һәм рус телләрендә сөйләгән аудиоязмалар бар. Паркның керү өлеше күзәтү мәйданчыгы булып тора, анда бөтен парк тулаем күренә. Монда «Карга боткасы» традициясен гәүдәләндергән «Яз килә!» арт-объекты бар. Стендтагы төймәгә басып, Минтимер Шәймиевнең 1940нчы елларда туган балалар шушы ботканы ничек әзерләве турында сөйләмен тыңларга була.

«Көрәш» интерактив спорт мәйданчыгы «Сабантуй» милли бәйрәменә багышланган. Ул бәйрәм мәйданы элементларын, җитезлек һәм көчне тикшерү өчен ворк-аут исемле җиһазны үз эченә ала. «Чаптын» (Шәймиевләрнең нәсел кушаматы), «Шахматлар», «Радиоалгыч», «Нәсел агачы» арт-объектлары Шәймиевнең яраткан балачак шөгыльләренә, Шәймиевләрнең зур нәселенә багышланган.

«Гармунчы» фестиваль мәйданчыгы иҗади мәдәни чаралар уздыру өчен каралган. «Таган», «Гөлбакча мәйданчыклары халыкны ял иттерү өчен төзелгән.

Чыганак: "Интертат-ру"  https://intertat.tatar/news/politics/26-08-2020/aktanyshta-tatarstanny-berenche-prezidenty-mintimer-sh-ymievk-byust-kueldy-5766463

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев