Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Илнур Хуҗин: Актанышта Җеназа хезмәте юк, җирләү тәртип белән башкарылмый

Район үзәге Актанышта өч зират бар: берсе аскы Актанышта, хәзер инде анда җирләүләр оештырылмый. Икенчесе РТС бистәсенең тау өстендә, өченчесе Актанышбаш белән Актаныш авылы арасында.

            Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин журналистларга зиратларны тотуда бик күп хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын бәйнә-бәйнә сөйләде. Ике зират та начар хәлдә, диде  авыл башлыгы. 
            Беренче максат- клен-чаган агачлары белән көрәшне системалы алып барырга кирәк. РТС ягындагы зиратны зур-зур агачлардан чистарткач, тау өсте яктырып, матурланып китте. Зиратта йөрү, каберлекләрне чистартып тору уңайланды. Әмма чаганнарны кистең дә бетте түгел, химикатлар белән эшкәртеп торуга карамастан әрсез үсентеләре гел килеп чыгып тора, даими чистарту таләп итә.  
         Зиратларда күмү тәртип белән алып барылмый, шуңа күрә җирләгәндә кыенлыклар килеп чыга. Бик салкын кышларда каберләрне трактор белән казыйлар, мәет өстенә туң, ватылмаган, эре кантарларны өеп кую йөрәкне әрнетә, ди Илнур Таһир улы. Киров һәм Иске Байсар авылында, мәсәлән, җир туңа башлауга буш урыннарга салам, печән җәелә, өстенә полиэтилен пленка ябалар. Шулай иткәндә зәмһәррир суыкларда да туң 40 см тирәнрәк төшми. Моның өчен, әлбәттә, зират өчен җаваплыларның булуы, аларның бердәм эш алып баруы кирәк.  Бу уңайдан Актанышта бары тик җитәкчелеккә генә карап яту бер дә дөрес күренеш түгел, дип ачына Илнур әфәнде.  
              Актаныш зиратында кабер казый торган инвентарьлар- көрәк, балта, пычкы ише эш коралларын саклау урынында да тәртип юк. Зират өендә аунап яталар. Зиратка хуҗа күп булса да, мәет җирләгәндә еш кына кыенлыклар килеп чыга. Кабер казучыларны табуы авыр, исерек ир-атлар казыган чаклар да була. Ничәмә ничә тапкыр өлкәннәр җитәкчеләр белән очрашуларда Җеназа хезмәтен оештыру турында   сүз катсалар да, бу проблема чишелмәде. Үзеннән – үзе ритуаль хезмәт кирәклеге көн кадагына баса.      
              Әти-әниләре, әби-бабалары яткан изге йортны карап, тәртипләп тотам, зиратка шәһәрләрдәгечә, Европа илләрендәгечә тротуарлар салдырам диюче эшмәкәребез  дә  бар. Якташыбыз Флорит Бәшәров актанышлыларның бердәм булып эш башлавын гына көтә, бу уңайдан зур ярдәм күрсәтергә ул әзер.   
          Илнур Хуҗин зиратларны карау, чистартуны ешрак оештырырга дигән теләктә. Өмәләрне дә “Булдымы-булды”  өчен түгел, ә сыйфатлы итеп башкарырга иде, ди ул.      
                                                                                                                   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев