Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иң изге теләкләребез сезгә: Бүген — ЮХИДИ хезмәткәрләре көне

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быелгы бәйрәм аеруча истәлекле- илебездә юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 85 ел.

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары!

Бәйрәмегез белән котлап, барлык дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына зур уңышлар, нык сәламәтлек, шәхси иминлек телибез.

Сез тәүлек әйләнәсе авыр хезмәт башкарып, кыюлык, һөнәри осталык күрсәтеп, юлларда иминлек булдыруда тырыш хезмәт куясыз. Һәр көнне транспортның куркынычсыз йөрүен тәэмин итәсез, юлларда һәлакәтләр санын киметү өчен тырышасыз, бәлагә юлыкканнарга беренче булып ярдәмгә киләсез. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме — сез һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйсыз, халык арасында агарту эшләре алып барасыз. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчегезне кызганмыйсыз.

Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Юллардагы җәяүлеләр һәм шоферларның иминлеген кайгыртуда ныклы сәламәтлек, зирәклек, аек акыл телибез. Гаиләләрегез дә сезнең хезмәтне аңлап ныклы терәк булсыннар,  якыннарыгыз сезне сөендереп, сәламәт булып, гел шатлыклы хәбәрләр генә ирештерсен.

Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев