Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова: Райондашларның тормышын җирле иганәчеләр ярдәме белән яхшыртабыз

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның тормышын җиңеләйтү, көнкүреш шартларын яхшыртуның төрле юлларын эзли.

            "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиевкә бик рәхмәтле ул. Яңа Әлем авылында яшәүче Флүсә Гаффанованың йортын ремонтларга кирәклеген әйткәч, Илүс Индус улы шунда ук ярдәм кулы сузарга теләк белдерә.

Ә йорт чыннан да төзекләндерүгә мохтаҗ. Йорттан бигрәк гомер буе төзүче булып эшләгән хуҗабикәсе Флүсә апа кызганыч. Ире белән өйләр салып олыгайган көнен шунда матур итеп үткәрергә теләгән хатын көтмәгәндә авырып китә, аяксыз кала. Ярым-йорты җиткерелгән өйдә парлы гомер учагының җылысы көннән-көн сүрелә, соңыннан бөтенләй сүнә. Инвалид коляскасындагы Флүсә апа ялгыз кала, ире авырлыкларга түзә алмыйча яныннан чыгып китә. Йортның эче штукатурланмаган, буявы юк, түшәмнәрендә эшкәртелмәгән такта гына кадакланган. Мондый шыксызлык үзеннән-үзе кешене суыра, авыруның киләчәккә өметен какшата.

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Флүсә апаның тормыш-көнкүреше белән танышкач, проблеманы тиз хәл итәргә алына. Шөкер, районыбызда кеше борчуына битараф булмаган изге күңелле кешеләр бар, ди ул:

-   Илүс Индус улына бик зур рәхмәт! Мактауга лаек эш эшләде ул. Без көткәннән дә күбрәк ярдәм күрсәтте. Кирпеч стеналар тора иде бит монда. Флүсәнең өенең эчке ягын тигезләп штукатурладылар, обойлар беркеттеләр. Хәзер тарттырылган түшәмнәр дә куячаклар.

           Быел район инвалидлар оешмасы белән берлектә Яңа Әлем җирлегендә тагын бер сәламәтлеге чикле кешегә ярдәм оештырыла.

Реклама

Яңа Әлем инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасыйхова әйтүенчә, җирлектә саулыкка туймаучылар шактый. 90 мөмкинлеге чикле кеше пропискада, 78 -е авылда яши, аларның өчесе балалар. 

- Раил исемле ир-егеткә авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова  булышты. Сыйныфташлары да иганәчелек ярдәме күрсәтте. Гомумән, җирлекләрдә быел районнан гына көтеп ятмыйлар. Хәлне аңлаткач, берәү дә йөз чөерми, һәркем кулыннан килгәнне эшләргә тырыша,-дип Фәйрүзә Разетдинова башкарылган эшләр белән таныштырды. 

 

           Иске Сәфәр авылында яшәүче Розалия Баянованы районда белмәүче юктыр. Үзенең җитди авырулары булып та башкаларны кайгыртырга көч тапкан актив тормыш позициясе белән яшәүчеләрнең берсе ул. Онкология белән авыручы Розалия апа йорты моңарчы гадәти уңайлыклардан мәхрүм булган. Фәйрүзә апа моны белеп алуга "Саф" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Әндәрҗановка шалтырата. Илфат Инсаф улы булышлыгы белән хәзер Розалия апаның йортында бәдрәф бар, салкын көзләр башланганчы канализация чокыры казылган, йорт белән ике арага торба сузылган, су кертелгән. Бер караганда, сәламәт кеше өчен мондый эш  мәшәкать тә түгел. Ә Розалия апа кебекләр өчен башкарып чыгалмастай проблема. 

- Такталачык, Мерәс, Татар Суыксуы авылларында яшәүче инвалидларга да авыл җитәкчеләре белән булыша алдык. Хәзер Иске Богады җирлеге белән хезмәттәшлек булдырасыбыз бар. Бу авылда ике инвалидка ярдәм кирәк,-дип киләчәккә үз алдына куйган  максатлары белән уртаклашты Фәйрүзә апа. 

       Район инвалидлар оешмасының эше план нигезендә алып барыла. Олы яшьтәгеләрнең генә түгел, балаларның да мәнфәгатьләре кайгыртыла. Быелгы уку елында "Лачын" спорт сараенда инвалид балалар өчен яңа түгәрәк ачылды. "Следж- хоккей" дип атала ул.  Аяк буыннарында зәгыйфьлек, ортопедик җитешсезлекләре булган балалар махсус киемнәр киеп, чанага утырып бозда кәшәкәле уйный. Бу спорт төре белән шөгыльләнү бала өчен тернәкләнү курсына тиң. Табиблар 7-17 яшьлекләрнең даими уенын күзәткәннән соң әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

- Районыбызның әти-әниләренә мөрәҗәгать итәм. Әгәр балаларыгызда мондый авырулар була икән -"Лачын"га китерегез,- дип сәламәтлек дәресенә чакырды инвалид балалары булган әти-әниләрне Фәйрүзә Сөнгать кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев