Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Җирлекләрдә җыеннар тәмамлануга таба:Кәзкәйлеләр бүген елга йомгак ясады

Бүген Кәзкәй авыл җирлегендә еллык эшчәнлеккә хисап ясадылар.

Кәзкәй һәм Тыңламас авылларында 568 кеше яши. Җирлектә 9 бюджет учреждениесе эшли, шулар арасында республикада 15 кадет мәктәпләренең берсе булган уку йорты Кәзкәй авылында урнашкан. Мәктәптә 129 укучы белем ала. 

Авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев 2021 елда үзара салым акчалары тотылышы буенча хисап тотып, 2022 елга эш планы белән таныштырды. 

Хисап җыенында Кәзкәй авыл җирлеге халкыннан тиз арада хәл итүне таләп иткән сораулар керде: Аеш- Кәзкәй-Тыңламас юнәлеше буенча автобус булдыру, атнага бер тапкыр  Тыңламас авылына "Автокибет" китертү.

 Бу мөрәҗәгатьләрне район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев өйрәнеп җавап бирергә вәгъдә итте. 

Җыен ахырында Камил Әхмәтгалиев Кәзкәй җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашкан авылдашларын бүләкләп рәхмәтләрен җиткерде, истәлек бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев