Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иртәгә Башкортстанга беренче качаклар киләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә республикада Луганск һәм Донецк Халык республикаларында яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча оператив штаб төзелүе турында белдерде.

Якын арада, мөгаен иртәгә үк,  без беренче качакларны кабул итәбез, бу - ике меңгә якын кеше. Без мобиль урнаштыру пунктларын җәелдердек инде. Җылы кабул итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки анда өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар һәм балалар. Укучылар барлык мәктәп кирәк-яраклары һәм дәреслекләр белән тәэмин ителергә һәм мәктәпләрдә укуны башларга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы муниципалитет башлыкларына пунктларның хатын-кызлар һәм балаларны кабул итүгә әзерлеген шәхсән тикшерергә кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгы качакларны республика шифаханәләрендә урнаштыруга әзерләнергә тиеш.

 

"Шунысы шатлыклы, Башкортстан халкы Донбасстан качакларга кан бирү һәм ярдәм итү тәкъдимнәре белән үзләре чыкты", — диде республика җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, 19 һәм 20 февральдә Ситуацион үзәккә ДНР һәм ЛНРның эвакуацияләнеп килгән халкына ярдәм итү һәм аларга торак өчен урын бирү тәкъдиме белән 50 шалтырату килгән. Качаклардан һәм аларның туганнарыннан 7 мөрәҗәгать керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев