Актаныш

Иртәгә вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә

Иртәгә, 29 ноябрьдә, Актанышта болытлы һәм явым-төшемле һава торышы булачак.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, иртәгә дә болытлы була, вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Казанда һәм кайбер районнарда юлларда бозлавык булачак, томан төшә.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана, Республикада һава температурасы нульдән биш градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава өч градуска кадәр җылыначак, Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: