Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Байсарда автокросс буенча Россия чемпионаты һәм Татарстан Кубогына ярышлардан безнең репортаж

ДЖИП СПРИНТ- 116” автоузышы районыбызда 8 нче тапкыр оештырыла. Быел ул тагы да колачлырак маштабта узды.

 

 

Халык  бәйрәменә әверелгән ярышны автоузышчылар гына түгел, райондашлар да көтеп ала.


Мәртәбәле якташыбыз, танылган эшмәкәр, "КамаТрансНефть" җәмгыяте директоры, Иске Байсарда туып-үскән Рәдис Хашимов бу ярышны ел саен оештыра. Автоузышны ачу тантанасында якташыбыз, «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ватанпәрвар якташыбызга җирлегебезне еракларга танытуда, автоузыш спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Ә автоспортчыларга җиңүләр теләделәр. 

 “ДЖИП СПРИНТ- 116” – 2024 бәйгесендә катнашучылар саны йөздән артып китте, алар ике көн дәвамында тимер атларының гына түгел, үзләренен дә ныклыгын сынады.Ә җанатарлар, тамашачылар меңләгән, алар Татарстаннан тыш, Россиянең төрле төбәкләреннән килгәннәр. Ярыш бик уңайлы урында, Башкортстан белән Татарстан чигендә урнашкан Иске Байсар һәм Чуракай авыллары арасында уза. Ярыш мәйданына керү юллары да күтәртеп, яхшылап ясалган иде.

Әле автоузышның иң кызган мәле. Берсеннән- берсе мавыктыргыч трюкларга бай стартларны карарга рәхим итегез, дуслар! Эстрадабызның иң популяр җырчысы Марат Яруллинның концерты исәсалкыннарны куып таратты, дәртле-моңлы җырлар автогөрелтеләрне басып Сөн буе тугайларына таралды. 

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев