Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Җияш авылында яшәүче Марсель Миңнегуловка 90 яшь

Иске Җияш авылында яшәүче тыл ветераны Марсель Миңнегуловка 90 яшь тулды. Әлеге зур юбилее уңаеннан Марсель Миңнегали улы якыннарыннан, шул исәптән илебез һәм район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итеп алды.

Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буена урынбасары Лиана Сираева хөрмәтле юбиляр Марсель Миңнегуловка Россия президенты Владимр Путинның котлау хатын тапшырды. Изге теләкләрен юлаганнан соң районыбыз башлыгы Ленар Зариповның да тәбрикнамәсен, бүләкләр юллавын җиткерде. 

Гомер буе туган авылында тырыш хезмәт куйган ак бабайны Теләкәй авыл җирлеге җитәкчелеге дә хөрмәтләде. Бүген Марсель Миңнегулов кадерле тормыш иптәше, балалары белән бик матур гомер кичерә. Гаиләсенең якты карашы, кайгыртуы аңа алга таба да яшәргә көч-куәт, дәрт-дәрман бирсен. Саулык-сәламәтлек,тигезлек сезгә, хөрмәтле юбиляр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев