Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Сәфәрдә яңа җитәкче- Әхәт Гыйздуллин

Бүген район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев Иске Сәфәр авылы башкарма комитетына яңа җитәкче- Гыйздуллин Әхәт Катыйп улын тәкъдим итте.

Әхәт Катыйп улы Гыйздуллин Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туган. Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлагач, “Октябрьнең 12 еллыгы”- хәзерге “Саф” хуҗалыгында өлкән прораб булып хезмәт юлын башлый. Хуҗалыкта бригадир вазыйфасын да башкара.

Гаилә хәле- өйләнгән, ике кызы бар. 


Район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев Әхәт Гыйздуллинны авыл башкарма комитеты җитәкчесе итеп коллектив белән таныштырганнан соң , яңа башлыкны халык белән аңлашып, килешеп эшләргә чакырды.

 

ит кеше түгел ул, шушы авылныкы. Киләчәктә, җирлек халкы белән аңлашып, бердәм булып хезмәт куярга язсын. Җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз!

Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев