Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иске Сәфәрдән Рузилә Тимерова: Без сайлаган депутатлар гади халыкны якласыннар, яхшы законнар чыгарсыннар

Иске Сәфәр 649 санлы сайлау участогында 665 сайлаучы теркәлгән. 19 сентябрь көненә барлык сайлаучыларның 69 проценты тавыш бирергә өлгергән.

          Сайлау комиссиясе сәркатибе Ландыш Кыямова бигрәк тә беренче алдан сайлау көнендә-17 сентябрьдә авылдашларның аеруча күпләп килүен әйтте:


    -    Авыл җирендә халык сайлауларга бик актив йөри. Аеруча өлкән яшьтәгеләр элеккеге традицияләрне саклыйлар. Әби-бабайлар дәүләт алдындагы гражданлык бурычыбызны үтибез сайлау участогы ачылганчы ук мәдәният йортына килделәр.

        Мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкны сайлауга җәлеп итү, сайлауны бәйрәмчә, матур итеп үткәрүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Мәсәлән, бүген, танылган блогер, клуб директоры Илдус Һарунов хезмәттәшләре белән тере тавышка җырлап сайлаучыларның күңелен ачты. 


 

       Без килгәндә инде сайлаучылар килү акрынайган иде. Комиссия әгъзалары иртән-иртүк килделәр дип аңлаттылар.

 

        Бераздан лаеклы ялдагы Рузилә Тимерова ире белән сайлау участогына килеп керде.

      Үзләре лаеклы дип тапкан кандидатураларны сайлау бюллетенендә тамгалаганнан соң журналистларга бу уңайдан фикерләрен әйтте:
-    Бер ел да сайлаудан калганыбыз юк. Илдәге вакыйгаларга битараф түгелбез. Илләребез тыныч, күкләр аяз булсын, әйбәт итеп яшәргә язсын дигән теләк белән сайлыйбыз. Без сайлаган депутатлар гади халыкны якласыннар иде, яхшы законнар чыгарсыннар иде. Пенсияләр әйбәт булсын,- диде Рузилә ханым барлык авылдашлары исеменнән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев