Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ИСКИТКЕЧ УҢЫШ: Яңа Әлем мәктәбе федераль дәрәҗәдәге «БЕРЕНЧЕЛӘР ГРАНТЫ-2023» конкурсында җиңде

Әле генә сөенечле хәбәр алдык: Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе Татарстанда беренче булып федераль дәрәҗәдәге «БЕРЕНЧЕЛӘР ГРАНТЫ-2023» конкурсында җиңү яулаган.

Мәктәп коллективының "Бабайда кунакта" паркына авыл туристлык велопоходы" проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 297 мең сум акча бүлеп биреләчәк. 

Проект кысаларында Актаныш районы яшьләре өчен туристлык велопоходы оештырылачак. Велопоход маршрутына Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган Әнәк авылы да бар.

Проект җитәкчесе- Яңа Әлем төп белем бирү мәктәбе директоры һәм "Ниппель" җирле велоклубы әгъзасы Илназ Шәрипов. 

Яңа Әлем мәктәбе коллективын, проект җитәкчесе Илназ Илшат улын бу олы җиңүләре белән котлыйбыз, максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев