Актаныш

ИСКИТКЕЧ ЛОТЕРЕЯ: “Актаныш таңнары”на язылучыга фермер Тәлгать Арслановтан сортлы бәрәңге!

Алдан хәбәр итүебезчә, 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында искиткеч лотерея уйнатачакбыз.

           Түбән Карач авылында яшәүче фермер Тәлгать Арсланов газета укучыларга бүләк ясап икешәр капчык сортлы һәм ашау өчен тәмле бәрәңге тапшырды. Бүген бәрәңге иң кирәкле һәм үтемле товар. Тәлгать абыйның бүләге кемгә эләгер, яңа сорт бәрәңге отучы турында аерым яктыртачакбыз!
           Шулай ук “Башак” хуҗалыгыннан 2 центнер бодай, “Әнәк” агрофирмасыннан 2 кип печән һәм “Актаныш” агрофирмасыннан сарык бәрәне инде әзер! Район газетасы укучыларын шулай ук башка кыйммәтле бүләкләр көтә. 
           Бүләк отуның юлы бер- почта бүлекчәләренә барып “Актаныш таңнары”на язылу. Шулай ук хат ташучылар да өегезгә килеп яраткан газетагызга яздыра ала. 
          “Актаныш таңнары”- 90 еллык тарихка ия, район сулышын яктыртучы бердәнбер басма матбугат чарасы. Язылсагыз- мәгълүматлы да, бүләкле дә булырсыз!

 

             Яртыеллыкка язылу бәясе- 783 сум!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: