Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева: Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар авылларга финанслар җәлеп итә ала

2023 елдан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы муниципалитетлардагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге буенча рейтинг алып барачак. Бу хакта Актанышта узган V Республика форумының секция утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җиткерде.

                  Актаныш гимназиясенең актлар залында үткән утырыш муниципалитетларның социаль проблемаларын чишү һәм коммерцияле булмаган оешмаларның потенциалы һәм аны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланды. Биредә Актаныш, Чистай, Азнакай, Менделевск, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Мамадыш, Тукай районнарының коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре катнашты. 


              -Быел СОНКО утырышларын муниципаль берәмлекләрдә оештырырга ниятләдек. Болгар, Алабуга, Казандагы киңәшмәләрдә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның 450 җитәкчесен тыңладык. Республика районнарына чыгуыбыз юкка түгел. НКОлар шәһәрдә дә, авыл районнарында да тигез үсеш алсын иде.  Коммерцияле булмаган сектор социаль проблемаларны хәл итү өчен өстәмә акчалар китерә, мәдәни проектларны тормышка ашыра, актив гражданнар ярдәме белән поселок, күршелек берләшмәләрендә комфортлы тормыш тудыра,- дип, Зилә Рәхимҗан кызы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга бирелүче грантлар турында аңлатты. 

 

            Россия Федерациясе рейтингында Россия Президенты грантларын отуда 2020 нче елда Татарстан Мәскәүдән генә калышып 2 урынны, ә 2021 нче елда 3 урынны яулаган. 2022 елда грант бюджеты 12 миллиард сумнан артып китә. 


-    Моңарчы без миллионлаган сум грантлар отып килдек. Бу акчаларның күбесе Казан, Чаллы шәһәрләренә кайтты. Киләчәктә Актаныш кебек авыл районнары НКОларына да грант акчалары җәлеп ителүен телибез. Бүген форум утырышын Актанышта үткәрүебез дә шушы максаттан иде,-дигән фикерләрен әйтте Зилә Вәлиева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев