Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЮЛЛАРДА КОТОЧКЫЧ БОЗЛАВЫК: Сак булыгыз!

Һава температурасы кискен күтәрелүгә һәм яңгыр явуга бәйле рәвештә аяк асты куркыныч бозлавыкка әверелде. Актаныш халкын - машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне бик тә сак булырга чакырабыз.

            Яңа ел бәйрәме алдыннан берәүнең дә өйдә утырасы килми.

Хәтта аяк асты көчле бозлавыкта да өлкәннәрнең дә каядыр барасы, керәсе була. 

Муса Җәлил урамында яшәүче Фәйрүзә Хәзрәтгалиева, мәсәлән, иртәнге сәгатьләрдә үк  эшләре белән үзәккә  юл тоткан.

- Акрын гына атлап килдем, аягым таймады. Күп кенә өлкәннәр мондый бозлавыкта скандинавия таягы белән йөри, алай җайлырактыр дип уйлыйм,-ди Фәйрүзә апа бозлавыкта ничек курыкмыйча өйдән чыктыгыз дип соравыма. 

          Күпләр, бигрәк тә өлкәннәр шома, елтыр бозның сәламәтлек өчен зыянын искә алып бетерми. Әле барлык урамнарга, җәяүлеләр сукамакларына ком-тоз кебек бозлавыктан саклану чаралары сибеп чыгылмады.  Оешма-кибетләр кырыендагы керү юллары, баскычларда түбәдән эреп төшкән карлы судан боз күле барлыкка килгән. Нәкъ менә шушы урыннарда ипләп йөрергә киңәш итәбез. 

Бозлавыкка каршы төп корал - безнең аяк киеме. Һәркемгә билгеле булганча, бозлавык вакытында биек үкчәле итекләрдә йөрү куркыныч. Аяк киеме сатып алганда табандагы рәсемнең тирән булганын сайлагыз!      

***

Мөһим! Кичтән итекнең коры табанына «Момент» җилеме ярдәмендә ирекле рәсем ясагыз, өстенә ком сибегез һәм аның кипкәнен көтегез. Иртән бозлавыкта аерманы яхшы тоярсыз..

***

Иң зур куркыныч караңгы вакытта сагалый, чөнки бу вакытта бозлавыклы юл яхшылап күренми. Өлкәннәргә һәм күрү сәләте зәгыйфь булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Эшлисе эшләрне, барасы җирләргә барып кайтуны көннең якты вакытында башкарырга кирәк.

***

              Шулай да, таеп егылып, имгәнү алгансыз икән, район үзәк хастаханәсенә яки ашыгыч медицина ярдәме пунктына мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз. Район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Алия Шәрипова әйтүенә караганда әлегә хастаханәгә теп егылып имгәнүчеләр мөрәҗәгать итмәгән. Киләчәктә дә зыян күрүчеләр булмасын дигән теләктә без. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев