Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Каенкай" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көнен саф һавада бәйрәм иттеләр

6нчы санлый "каенкай" балалар бакчасы коллективы якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көнен саф һавада уздыруларын хәбәр итәләр.

          23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан, "Бүләк" аланында безнең балалар бакчасының зурлар, мәктәпкә әзерлек, зурлар (логопед), мәктәпкә әзерлек (логопед) төркемнәре әти-әниләре катнашында матур спорт бәйрәме узды. 

Әлеге бәйрәмдә төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы ярышлар үтте.                   Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә шулай актив булырсыз дигән ышанычта калабыз! Һәм инде егетләребезне, әтиләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәбез!


Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.
Без барыбыз да шул теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта Сез ныклы терәксез,
Безнең өчен һәрчак кирәксез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев