Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кама елгасында адашкан балыкчыны коткаручылар 5 сәгать эзләгән

Түбән Кама районында узган төндә 5 сәгать буена 70 яшьлек балыкчыны эзләгәннәр.

              Узган төндә Түбән Кама районында Кама елгасында адашкан балыкчыны коткарганнар.
Бу хакта ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


             70 яшьлек ир Кызыл Чишмә бистәсе янындагы Кама елгасына балык тотарга китә, адаша, кая барырга белми. Өстәвенә тирә-якта билдән кар. 

Реклама


              Коткаручылар кар чанасында һәм һава мендәрендәге суднода ир-атны биш сәгать эзлиләр. Бәхеткә карт балыкчы табыла, аны коткаручылар туганнарына алып кайтып тапшыра. 

Чыганак: https://ntr-24.ru/?newsid=89344

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев