Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кан әйләнеше авырулары һәм коронавирус Актаныш халкының гомерен кыскарта

Авыл җирлекләренең еллык һәм айлык эшчәнлегенә бәя бирә торган 25 форма-киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова демография буенча чыгышында үлем структурасын анализлады.

             Актаныш районында ел башыннан 1 декабрьгә кадәр 539 кеше вафат булган. Үлем структурасын анализлаганнан соң шул ачыкланган: бик күп райондашларыбызны кан әйләнеше авырулары теге дөньяга алып киткән.2 020 елда 169, 2021 елда 177 вафат булган актанышлыга табиблар тарафыннан әлеге диагноз куелган. 
            Кан әйләнеше авырулары арасында иң күп таралганы- йөрәк ишемиясе, йөрәк инфаркты һәм ишемия инсульты.  Коронавирус авыруының да кан әйләнеше авыруларын кузгатып җибәрүе аяныч нәтиҗәләргә китерүен барыбыз да белә. Бу саннар артында да заман чиренең куркыныч нәтиҗәсе күренә.
           Онкология авыруыннан ел дәвамында 42, ашкайнату системасы авыруыннан 21, сулыш алу системасы- 19, эндокрин системасы авыруыннан 13 кеше вафат булган. Ноябрьдә үлем күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда шактый кимегән: кан әйләнеше авыруларыннан 2020 елда 16, 2021 елда 14; онкологиядән 2020 елда 3, 2021 елда 0; ашкайнату системасы 2020 елда 4, 2021 елда 1; сулыш алу системасы 2020 елда 13, 2021 елда 4; эндокрин система авырулары 2020 елда 2, 2021 елда 1 райондашны теге дөньяга алып киткән. Тик коронавирус зәхмәте барысын да уздыра, ел башыннан 82, ноябрь аенда 20 райондашыбызны югалтканбыз. 
           Картаю сәбәпле ел башыннан 124, ноябрь аенда 16 кеше вафат булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев