Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КАНИКУЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Яңа Кормаш балалары Карач авылы фермеры Тәлгать абыйда кунакта булдылар

Җәй үзенең матур кояшлы көннәре белән сизелмичә узып та бара.

Җәй үзенең матур кояшлы көннәре белән сизелмичә узып та бара. Яңа Кормаш мәдәният хезмәткәрләре әлеге гүзәл мизгелләрне бушка үткәрергә теләмәде : балалар белән Карач авылына велопоходка  бардылар. Биредә аларны авыл җанлы, киң күңелле Тәлгать абыйлары каршы алды. Балаларга, аеруча шәһәрдән кайтучыларына, аның фермасындагы кечкенә бәрәннәр, кәҗә бәтиләрен күрү, аларны сыйпау бик ошады. Фортуна кушаматлы ат та балаларны чит итмәде. Саф һавада уеннар уйнап, Тәлгать абыйның ачык һавада оештырылган җәйге табынында сыйлангач, балалар бирегә  кабат килергә уйлап өйләренә таралышты.

 

Эльмира Шәймөхәммәтова, Яңа Кормаш мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев