Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Көчле рухлы әниебез: Актанышта яшәүче Фәймә Зәйнуллинаның бүген юбилее

Бормаланып аккан биек Кызыл ярга, ямьле Сөн буенда урнашкан Меңнәр авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Актаныш авылында яшәүче иң кадерле кешебез, яраткан әниебез – Фәймә Фазулла кызы Зәйнуллинаның 4 августта туган көне – олы юбилее.

Гаиләбезнең яме булган, изге җанлы, олы йөрәкле, һәрвакыт таяныч булырдай кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңедән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрвакыт үрнәк әни, әтиебез өчен яхшы тормыш иптәше, оныкларыңа яраткан  дәү әни, туганнарың өчен якын киңәшче, ярдәмче булдың. Сиңа алдагы гомереңдә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, гомер юлдашың – әтиебез Рәсим белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк-таяныч булып, без – балаларыгызның игелеген күреп, игътибарын, ихтирамын тоеп, озын-озак яшәвеңне телибез.


Киң күңелле, көчле рухлы әниебез!


Тормыш һәм язмыш сынаулары никадәр генә авыр булса да, баш  имәдең, кыенлыклар алдында куркып калмадың, сер  бирмәдең. Үз гомереңне балаларга багышладың. Эш дәверендә җитәкчеләр хезмәтеңне күрделәр һәм бик зурладылар: РСФСРның “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләделәр, югары квалификацияле Татарстанның Атказанган укытучысы дигән исем бирделәр. Лаеклы ялга хезмәт ветераны булып чыктың. Әниебез син яшьлеккә, тормышка гашыйк, чәчәкләргә, гөлләргә, матурлыкка сокланасың, буш вакытларыңда кулыңа каләм алып, шигырьләр дә язарга яратасың.
Әтиебез белән 49 ел тату гаилә үрнәге булып яшисез. Балалар дип өзелеп торуың, акыллы киңәшләрең, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтүең өчен бик зур рәхмәт. Алдагы көннәребездә без дә сиңа терәк һәм таяныч була алсак иде. 

Реклама


Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет – син булгач.
Сәламәт бул, әни, гел шат яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Пар канат булып әти белән,
Армый атла гомер үренә.
Җәйләр булсын синең күңелеңдә,
Кояш булсын синең көннәрдә.
Тәмле сүзләр булсын телләреңдә
Нур уйнасын синең күзләреңдә.
“Әни“, – дип әйтер кешең булу –
Нинди шатлык бит ул, зур бәхет.
Гел яшәргә язсын иде  шулай
“Әни”, – диеп назлап эндәшеп.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка ачмасын.
Аллаһ сине бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.


Бу теләкләргә әтиебез Рәсим дә кушыла.
Иң изге теләкләр белән балаларың: Раил–Ольга, Рәмилә–Рузил, Рамис–Резеда, оныкларың: Никита, Ралина, Рәмзил, Зәлия, Сабина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев