Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кече авылда зур яңалык: Шәбезбаш телевидениесенә бер ел тулды

Шәбезбаш клубына мөдир итеп Рәмилә Хамматуллинаны билгеләгәч, районыбыздагы шундый кечкенә генә авылда җанлы, гамьле тормыш барлыгын күреп-тоеп яши башладык.

          Кече авылда нинди генә кичәләр, чаралар үткәрелми. Уртасында- Рәмилә Әслах кызы үзе кайный. Авылдашларның рухын күтәреп кенә калмый, ә чараларны телеграмм-каналда да яктыртып бара. Күптән түгел каналның үз телевиденисе барлыкка килде.

Менә бүген, 21 ноябрь- Бөтендөнья телевидение көнендә иртәнге сәгатьләрдән үк үз тапшыруларын тамашачыга тәкъдим итте.

- Шәбезбашта эшли башлагач, беренче тапшыруны былтыр Бөтендөнья телевидение көнендә чыгардык. Материалларны башта үзем әзерләдем, аннан үзебезнең авыл кызы Илзирә Бариеваны чакырып бергә эшләү турында киңәшләштем. Илзираның сөйләгәнен үзем видеога төшерәм. Аннан өйгә кайтып махсус программага кереп монтажлыйм. Авылдашларга, башка каручыларга бу тапшырулар ошап китте. Һәм бер ел инде тапшыруларны өзмичә төшереп торабыз,- ди Рәмилә апа Хамматуллина. 

                Бүгенге чыгарылышта да авыл яңалыклары турында тулы яктыртылган. Шәбезбашта хәзерге вакытта мәчет төзекләндерелә, Идәнен Данил Гыймаев җылытып эшли. Төзекләндерүдә катнашкан башка авылдашларның да исемнәрен рәхмәт сүзләре белән телгә алды безнең Шәбезбаштагы коллегаларыбыз.

Читтә яшәүче авылдашлар да туган як гаме белән яши икән, мәсәлән бертуган Гыймазовлар авыл мәчетенә 14 мең сум акчалата ярдәм күрсәткән. Шәбезбашта, гомумән, мәрхәмәтле, игелекле кешеләр гомер кичерә. Утын ягып җылытыла торган клубка авылдашлар бергәләп кышлык утын әзерләгәннәр, ярып, кисеп ябык түбә астына кертеп өйгәннәр. 

                    Хәрби хезмәткә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм акциясендә дә бик теләп катнашалар икән, өлкән апалар оекбаш бәйләп солдатларга озатканнар.

               

           Үзара салым акчаларының нинди көчкә ия икәнен шәбезбашлылар үз күзләре белән күргән халык. Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Илшат Кәшбразыев узган ел җыелган үзара салым акчалары тотылышына хисап тоткан.  Быел авылдашлар 500 сумнан җыеп, дәүләт дүрт тапкыр арттырып кайтарган үзара салым акчасына авыл зиратына мотобур алырга, клуб түбәсен профнастил белән ябарга дигән уртак фикергә килгәннәр. 

                 

       Тапшыруда туган көннәрен каршылаучы авылдашларны да тәбрик итеп изге теләкләр юлладылар, шулай ук үзаллы эшчәнлек алып баручыларга реклама ясалды. 

               Менә шулай авыл тормышын җанландырырга, игелекле гамәлләр кылып яшәргә өнди, якты уйларга рухландыра белә Шәбезбаш телевидениесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев