Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кемнең подъезды чистарак һәм матуррак?

Актаныштагы күпфатирлы йортларда агымдагы ремонт та, капиталь төзекләндерү дә туктап тормый. Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 122 нче йортта, Ленин проспектындагы 119 нчы йортта һәм Тынычлык урамында 81 нче йортта капиталь ремонт башкарыла. “Ремстройдом” оешмасы быелга планлаштырылган эшләрнең 85 процентын үтәп чыккан инде.

Кемнең подъезды чистарак һәм матуррак? Кайсы йортта яшәү күңеллерәк? Әлбәттә, чиста-якты җирдә күңелле дә, ямьле дә. Тик менә шул  матурлыкны саклап тоту гына нигәдер бик кыен безгә. Подъездларның чисталыгы белән ярышудан да бик ерак яшибез әлегә. Төзүчеләр тырыша-тырыша ремонтлыйлар, яңарталар. Ә күпкә түзәме соң шул матурлык?

Актаныштагы күпфатирлы йортларда агымдагы ремонт та, капиталь төзекләндерү дә туктап тормый. Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 122 нче йортта, Ленин проспектындагы 119 нчы йортта һәм Тынычлык урамында 81 нче йортта капиталь ремонт башкарыла. “Ремстройдом” оешмасы быелга планлаштырылган эшләрнең 85 процентын үтәп чыккан инде. 

Юбилей урамындагы 109 нчы, 108 нче йортларда исә “Газстройсервис” оешмасы эшчеләре агымдагы ремонт эшләрен башкаралар. Ленин проспектындагы 15 нче һәм 31 нче йорт подъездларын да агымдагы ремонт көтә. 

Барлык йортларның яртысында диярлек подвалларына грунт сулары тула. Башка вакытта җәй урталарына кибеп бетсә, узган ел декабрь аена тикле подваллар су астында утырган. Иң әүвәл 8 нче кварталдагы йортларны (Ленин проспектындагы 117 нче, 125 нче, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 122 нче йортларны) бу бәладән арындырырга ниятлиләр. Финанс мәсьәләләре Актаныш авыл җирлегендә җыелган үзара салым акчаларыннан хәл ителәчәк.

– Төзүче-ремонтчылар үз эшләрен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкаралар. Подъездларны төзекләндерүгә өстен-өстен генә карамыйлар. Халыктан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алалар, 
– ди “Яран” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев.

Рәмис Әхмәтов  – гомерен төзелешкә багышлаган фидакарьләрнең берсе. Тумышы белән Башкортстанның Агыйдел шәһәреннән. Актанышның матурлыгына кызыгып килгән ул безнең җирлеккә. 

– Актаныш бик матур урында урнашкан. Йортлары да, урамнары да төзек. Аны тагын да ныграк матурлыйсы, кешеләргә шатлык өләшәсе килә, – ди ул. 

Төп һөнәре буенча рәссам булгангамы – кулы бар эшкә дә ятышлы. Подъезд идәннәрен, баскычларын тигезләү, матурлау белән шөгыльләнә. 108 нче йорттагы баскычка керамо-гранит плитәләр беркетү дә – аның хезмәте. Мәскәү шәһәрендә халык сәнгате  институтын читтән торып тәмамлаган. 1997 елда Актанышка күченеп килгәнче, Агыйдел шәһәрендә, Себер якларында хезмәт куйган. 

Рәмис Рафис улы агачтан, бетоннан төрле фигуралар ясый. Яңа ел бәйрәмнәрендә РТСтагы кар сыннары – аның иҗат җимеше. 

108 нче йорт подъездларын ремонтлаучылар белән сөйләшүебез дә матурлык, чисталык турында барды.

Гөлназ Хәбированың төп һөнәре – сылаучы-буяучы. 
– Безгә куелган таләпләр зур, һәрбер эшне төгәл һәм сыйфатлы башкарырга кирәк. Стена-түшәмнәрне башта чистартып чыгабыз, аннан соң ике кат сылыйбыз, тигезлибез, аннары буйыйбыз.

– Биредә яшәүчеләрнең фикерләрен дә тыңлыйсызмы? 
– Халык таләпчән, үз сүзләрен рәхмәт белән дә җиткерәләр, тәкъдимнәрен дә кертәләр. Без исә, үз чиратыбызда, кешеләр чисталыкка, матурлыкка сокланырлык булсын, дип тырышабыз.

Альфира Шакированың да сылаучы-буяучы һөнәре буенча тәҗрибәсе шактый. 1979 елдан бирле төзелештә ул. 
– Барысын да эшлибез: буйыйбыз да, сылыйбыз да, стенага плитә һәм обойлар да беркетәбез. Эшемне бик яратам, шуңа бер кыенлыгын да күрмим. 

– Көне буе аяк өсте, буяу исе – әлбәттә, арытмый калмыйдыр?
– Өйгә кайткач, бала-чага, оныклар белән барлык ару-талулар онытыла.

Ремонт кергән подъездларны күргәч, чыннан да, күңелләр күтәрелеп китә. Ишек-тәрәзәләр алыштырыла, баскыч рәшәткәләре яңартыла, тимер култыксаларның өсләре бизәкле агачтан эшләнә. Өр-яңа почта тартмалары урнаштырыла. Түшәм-стеналар яп-якты, ап-ак, мондый подъездларга керүләре үк күңелле. 

– Чимал табу хәзер проблема түгел, иң соңгы чыкканнары гына кулланыла.  Элегрәк материал җитешмәгәнлектән, сыйфатка зыян килгән чаклар була иде, хәзер андый проблема юк. Яшәештән артта калмаска тырышабыз, – диләр сылаучы-буяучылар.

– Шулай да сезнең дә халыкка җиткерәсе теләкләрегез бардыр, әйдәгез, уртаклашыгыз әле.
– Йортны файдалануга тапшыргандагы кебек чиста килеш сакланган подъездлар бар, шунда яшәүчеләр карап торалар, гөлләр үстерәләр. Ишекләрен ябып йөриләр, пәрәвезләрне бетерәләр. Ә кайбер подъездларга кермәле түгел, пәрәвез чорнап бетергән була, идәндә тәмәке төпчекләре, конфет кәгазьләре аунап ята. 
– Подъездларны сакласыннар иде, чиста тотсалар үзләренә дә күңелле. Бик пычрак подъездлар бар. Коляскалар, велосипедлар белән стеналарны сыдыралар. Эшчеләрнең хезмәтен хөрмәт итеп, үз-үзләрен хөрмәт итеп яшәсеннәр иде, дигән теләктә без.

Чулпан Басыйрова, Юбилей урамының 108 нче йортында яшәүче:
– Монда 2008 елдан бирле гомер итәбез. Күршеләребез белән тату яшибез. Ремонт керүенә бик шатландык. Эшләрен күреп торабыз, күңелебезгә бик ошый. Яшәгән җиребез чиста булырга тиеш. Бу безнең үзебездән тора. 

Фәйрүзә апа, 1985 елдан бирле биредә яшәүче:
– Кызлары да әйбәт, эшләүләре дә әйбәт. Көн саен рәхмәтләр укыйм аларга. Булсын, дип, нык тырышалар, бик канәгать без. Яшәүләре күңелле. Бала-чага, олылар кадерен белеп, саклап кына тотсыннар иде инде.

Теләкләр изге. Актаныштагы кайбер подъездлар яктылыгы белән үзенә тартып тора. Идәненә чүп тә төшермиләр. Ләкин кайберләренә керергә чирканып торасың. Ә сезнең подъезд матурмы, чистамы?..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев