Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

КФУ профессоры: Декабрь җылы һәм карлы булачак

Кышның беренче ае Казанда бер градуска җылырак булачак, явым-төшем нормадан якынча 20 процентка арта.

 Декабрьнең беренче декадасында Казанда һава торышы 5-6 градус җылылыкта булачак.

Тулаем алганда, уртача айлык температура нормадан бераз югарырак була. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер Казанда көндез уңай температура, яңгыр һәм җепшек кар ява. Көнбатыш халәте чагыла, безгә Төньяк Атлантика көчле йогынты ясый. Тотрыксызлык күзәтелә, безгә даими рәвештә аномаль җылы һава торышы тудыра торган фронталь системалар белән циклоннар килә. Салкыннар әлегә күренми», — диде ул.

Реклама

Спикер бу көннәрдә Казанда норма буенча тәүлеклек температура -7 градус булырга тиешлеген, ә чынлыкта ул аерым көннәрдә 8 градуска югарырак булуын әйтте.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, кышның беренче ае Казанда бер градуска җылырак булачак, явым-төшем нормадан якынча 20 процентка артачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев