Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ХАКИМИЯТТӘ БРИФИНГ: Социаль контракт нигезендә бирелә торган дәүләт ярдәме турында (фотолар)

Бүген хакимияттә чираттагы брифингта социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме турында фикер алышу, сөйләшү узды. Ләйсән ГАЗИЗОВА.

       Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш районындагы “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова дәүләт ярдәмнәре турында аңлатты. 


       Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова 2020 елда федераль закон буенча үзмәшгульләрнең статусы кече һәм урта эшмәкәрлеккә тиңләштерелүен һәм дәүләт ярдәменә дә нәкъ шушы субъектлар кебек дәгъва итә алулары турында сөйләде.

       Татарстан Республиксы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев дәүләт ярдәмнәреннән безнең эшмәкәрләренең актив файдалануын белдерде. Республика рейтингында Актаныш районының беренче урыннан төшкәне юк. 

        Райода яңалык буларак беренче тапкыр чиста су сатуны оештырган Шамил Лотфуллин университетта укыганда ук бу хезмәттән актив куллануын, су эчәргә яратуын әйтте.

Интернетта, ватсапта мондый суның Актанышка да кирәк икәнлеге турында укый. Әнисе белән киңәшләшә дә әлеге хезмәтне ачып җибәрә. 75 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме ала. Киләчәктә тагын ике сату ноктасын булдырырга уйлый.

     Иске Байсардан Марат Сафин үз эшен башлап җибәрергә ниятләп йөргәндә Алмаз Нурлыевтан дәүләт ярдәме турында ишетә. Хәзер каз бәбкәләре үстерү белән мәшгуль. Эшмәкәрләрне айга бер тапкыр җыеп яңалыклар белән таныштырып барсагыз иде, дигән фикерен җиткерде. 

      Әниләре яшәгән ихатада эретеп ябыштыру хезмәтен оештырган яшь эшмәкәр Алмаз Әхмәтов та социаль ярдәмгә рәхмәтле. 75 мең сум акчага эш кораллары сатып алган ул. Эшенең ыргым ясавыннан канәгать егет киләчәктә дә дәүләт ярдәмнәренең булуын тели.


         Барбершоп хезмәтен башлап җибәргән Дилүзә Галиева ир-егетләрнең сакал-мыекларын үзенең салонында төзәтеп, матурларга җыена. Социаль ярдәм акчасына Дилүзә дә инструментлар сатып алачак. 
      Социаль яклау бүлеге эшсез калган гражданнарга да ярдәм күрсәтә. 2021 елда мөлкәтләре, 3 айлык керемнәре тикшерелгәннән соң 33 райондашыбыз белән контракт төзелгән.

 Килешү нигезендә эшкә урнашкан эшсезләргә 4 ай дәвамында 10294 сум өстәмә акча түләнә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев