Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Халык зары түгелеп ташый: Актанышта су юк!

Бигрәк тә 57 һәм 12 бистәләрдә яшәүчеләр су булмаудан интегә. “Актаныш-информ”ның инстаграм битенә кичә һәм бүген ачынып язылган хатлар килә тора.

 Бигрәк тә 57 һәм 12 бистәләрдә яшәүчеләр су булмаудан интегә. “Актаныш-информ”ның инстаграм битенә кичә һәм бүген ачынып язылган хатлар килә тора. Бүген район хакимиятендә әлеге сорауга җавапны брифингта катнашкан рәсми вәкилләрдән ишеттек. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев су мәсьәләсенең бик киеренке торуын әйтте. 


Район үзәге Актаныш авылын “Коммунсервис” оешмасы, ә авыл җирлекләрен “Гидросервис” оешмасына су белән тәэмин итә. 


 “Коммунсервис” оешмасы белән район үзәге булган Актаныш авылының 42 бюджет оешмасы, 78 башка төр юридик затлар, 9091 шәхси йортларг арасында су китерү буенча үзара килешү төзелгән. Авылны Актанышбаш су заборыннан 12, Әҗәкүлнекеннән 4 скважина, сельхозхимия, ПМК һәм аэропорт ягында икешәр - барысы 22 артезиан скважинасы тәүлек әйләнәсе су белән тәэмин итә. 
Май башыннан ук коры һәм яңгырсыз һава торышы бүген бик зур күләмдә су куллануга сәбәп тудырды. 2020 елның 29 июнендә 2800 куб.м. су алсак, бүген бу сан 4200 куб.м-ны тәшкил итә. Суны узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк куллана башлаганбыз. Җитәкчеләр моны халыкның бакчага мул итеп су сибүе белән аңалата. Кемнәрдер бәрәңге бакчасын сугарып ятканда, икенчеләрнең көндәлек кирәк-яракка суы юк, хәтта эчәр суга тилмерә. “Коммунсервис” оешмасы җитәкчесе Илназ Сәләхов бакчага колонка суының файдага караганда зыяны күп булуын, туфрак катламын бозуын әйтте. Шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә суның көтмәгәндә кирәк булуы бар. 
РТСта һәм 12 бистәдә су булмауга да аңлатма бирде җитәкче. Алда әйткәнчә, РТСта ике сважина даими су биреп тора. Узган тәүлектә электр энергиясе линиясендә төзексезлек килеп чыгу сәбәпле РТСта су булмый торган. 12 кварталда исә кирәгеннән артык су куллану сәбәпле су басымы нык кими, су тиз бетә. 

“Коммунсервис” оешмасы гаржданнарны алдан ук кисәтә! 
Алдагы көннәрдә 8.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә, 13.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр,төнлә 22.00- 05.00 сәгатьләрдә су бирү чикләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев