Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хастаханәләр тулды, табиблар алҗыды, урыннар җитми...

Коронавирусның яңа дулкыны кайчан башланды соң? Казан хастаханәләрендә хәлләр ничек? Авыручылар күпме? “Снег” журналисты Казан хастаханәләренең берсендә эшләүче табибның сүзләрен язып алган. Аноним шартларда.

Дөресен генә әйткәндә, яңа дулкын июнь урталарында ук үзен сиздерә башлады. Авыру инде артта калды дип уйлаган мәлдә, хастаханәләрдә коронавируслылар өчен урыннар бетерелә башлады. Ләкин нәкъ шул вакытта авыручылар саны кискен артты. Март аеннан башлап, берничә ай тынлык булды бит, бар да артта калды дип уйлаган идек инде.

Хәзер исә хәлләр бөтенләй начар. Авыручылар саны 4-5 атна элек бик каты арта башлады. Пандемиянең иң критик вакытларында да моның кадәр пациентлар булганы юк иде. Дулкыннарның төрлесен күрергә туры килде. Монысы – иң куркынычы.

Бу хәлнең берничә сәбәбен атарга була. Бар да яңа штамм турында сөйли, чыннан да, монысы тизрәк тә, хәтәррәк тә. Халык бик теләмичә генә вакцина ясатты. Шулай ук балалар мәктәпкә, студентлар вузларга кайтты. Әлбәттә, массакүләм чаралар да үз ролен уйнады. Мин үз күзләрем белән сентябрьдә “Профсоюзная” шәһәр фестивалендәге мәхшәрне күрдем, шунда әле уйлап та куйган идем: “Менә алар – яңа пациентлар...”.

Хастаханәләр, чыннан да, шыплап тулы. Безнеке дә, башкалары да. Урыннар җитми, бары иң авыр хәлдә булучыларны гына салалар. Реанимацияләр дә тулы.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев