Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хат ташучылар, сезне “Актаныш таңнары”ннан бүләк көтә!

“Актаныш таңнары”на иң күп яздыручы хат ташучыны 1 мең сумлык сертификат көтә.

                  “Актаныш таңнары” газетасы үзенең укучыларын гына түгел, район басмасын халыкка җиткерүче хат ташучыларны да күңелле сюрпризлар белән сөендерә.

               2022 елның икенче яртыеллыгына “Актаныш таңнары” газетасын иң күп яздырган почта хезмәткәрләренә безнең бүләкләр әзер. Алдынгыларга районыбызның бай товарлы кибетеннән 1 мең сумлык сертификатлар бүләк итәчәкбез.

             Бүген районыбызның почта бүлекчәләрендә кызу эш өсте. Чөнки вакытлы матбугатка язылырга санаулы гына көннәр калып бара. Тагын бер шатлыклы хәбәр- Россия почтасы ташламалы язылу вакытын озайткан. 20 июньгә кадәр газета-журналларга 13 процентлы ташлама белән язылып була. Бу чорда “Актаныш таңнары”ның бәясе 726 сумга төште.

           Газета һәм журналларга язылу барлык почта бүлекчәләрендә башкарыла. Шулай ук "ТАТМЕДИА" сайтында әлеге сылтамага http://tatmedia.ru/podpiska/ кереп электрон язылырга була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев