Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ ЮБИЛЕЕН КАРШЫЛЫЙ: Филиза Сәлаховага 55 яшь

Бүген, 31 август көнне олы хөрмәткә лаек хезмәттәшебез,”Актаныш таңнары” газетасының җаваплы сәркатибе, тәҗрибәле журналисты Филиза Сәлахованың гомер бәйрәме, аңа 55 яшь тула. Хөрмәтле Филиза Вәсим кызы! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз!

Гадәттә, газетага эшкә килүчеләр, эшләп карарга теләүчеләр – күп, ә менә анда озак елларга тоткарланучылар, гомерен аңа багышлаучылар бик аз була. Чөнки бу хезмәт даими эзләнүне, тынгысызлыкны, иҗат ялкыны белән янып яшәүне таләп итә. Хезмәттәшебез Филиза Вәсимовна – нәкъ шундыйларның берсе. Ул бар гомерен газетага багышлаган шәхес. 33 ел элек газетага эшкә килеп, бу хезмәтне гомерлеккә үз итте. Аның урынында башка берәүне күз алдына китерү мөмкин дә түгел кебек. Чөнки гаҗәеп төгәллек, тормышның барлык өлкәләреннән дә хәбәрдар булуны, тирән белем һәм осталык таләп итүче бу хезмәт бөтенләе белән аныкы кебек. Аннан соң, җаваплы сәркатип булу өчен, тагын бер матур сыйфат – кеше хезмәтен хөрмәт итә белү кирәк. Шөкер, хезмәттәшебездә монысы да – мулдан, сабырлыгы, һәр эшнең ахырын уйлап эш итүе белән ул коллективта хөрмәт казанды.


Хөрмәтле Филиза Вәсимовна! 


Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган бәрәкәтле озын гомер, иминлек телибез. Улыгыз һәм киленегезнең, кызыгызның игелекле гамәлләре сезне гел сөендереп торсын. Киләчәктә дә шулай хезмәтегездән тәм, тормыштан олы ямь табып яшәгез. Күңел күтәренкелеге һәм иҗат ялкыны Сезне гомер буе озата барсын! 


Зур хөрмәт белән, “Актаныш-информ” коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев