Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕБЕЗНЕ БӘЙРӘМНӘРЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!

“Актаныш-информ” хезмәткәрләре Таңсылу Фәрдиева белән Айсылу Мөхәммәтдинова шушы көннәрдә үзләренең гомер бәйрәмнәрен, туган көннәрен каршылады.

Хөрмәтле хезмәттәшләребез Таңсылу һәм Айсылу!
 

Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз!
 

Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез.
 

Күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр сезне һәрвакыт озата барсын. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, бәхетле, озын гомер кичерегез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
 

Котлы булсын туган көнегез,
Шатлык белән үтсен һәр көнегез.
Корычныкы булсын саулыгыгыз,
Кояшныкы булсын гомерегез.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез –
Без калабыз шушы теләктә.

 

Изге теләкләр белән “Актаныш-информ” коллективы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев